Соңгы елда Русиядәге гаиләләрнең балаларны мәктәпкә әзерләү чыгымнары 24 процентка арткан һәм 53,5 мең сумга җиткән. Бу Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) телефоннан уздырган сораштыруның нәтиҗәләре.
Сораштыруда 1600 кеше катнашкан. Кешеләрдән балаларыгызны мәктәпкә әзерләгәндә ничә сум тоттыгыз яки тотарга уйлыйсыз дип сораганнар.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, иң нык мәктәп формасы һәм аяк киемнәре кыйммәтләнгән (2023 елда 20,4 мең сум булган, быел исә - 24,9 мең сум).
Укыту-методик материаллары 46 процентка арткан (6,9 мең сум).
Дәфтәр-каләмнәргә уртача 5,1 мең сум китәчәк, бер ел эчендә 1,5 мең сумга яки 43 процентка арткан.
Чәчәкләр һәм укытучыларга 1 сентябрьгә бүләкләр соңгы елда 31 процентка арткан, Русия гаиләләре моның өчен уртача 2,8 мең сум түләячәк. 2023 елда 2,1 мең сум булган.
2005 елда, социологлар мондый сораштыруны беренче тапкыр үткәргән чакта русияләр балаларын мәктәпкә әзерләүгә уртача 6,3 мең сум тоткан. 2010 елда - 11,3 мең сум, 2015тә - 20 мең, 2020дә - 34,9 мең сум.
- 2022 елда Путин фәрманы белән Украинага каршы башланган сугыш илдәге икътисадка да, Русиядәге гади халыкның да тормышына нык йогынты ясый. Сугыш башланганнан бирле бәяләр нык кыйммәтләнде.
- Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калса да, Татарстан мәктәпләренә күп кенә фәннән укытучылар җитми. Август уртасында Татарстан мәгариф министрлыгы түрәсе Гүзәл Гатауллина республикада 2,3 мең укытучыга ихтыяҗ барлыгын әйтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум