Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "дәүләт хыянәтчеләре" һәм "шымчылар" саны нык арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Рәсми статистикага күрә, былтыр Русиядә "шымчылык" өчен тугыз кеше хөкем ителгән, 2022 елда бер генә кеше булган. Шул ук вакытта "шымчылык" маддәсе нигезендә бары тик чит ил ватандашларын гына хөкем итеп була. Статистикага ярашлы, аларның күпчелеге (сигез кеше) - БДБ дәүләтләре ватандашлары.

2023 елда Русиядә 555 мең 743 кешене хөкем иткәннәр. Аларның 30 проценты колонияләргә җибәрелгән. "Дәүләткә хыянәтчеләр" һәм "шымчылар" саны нык арткан, шулай ук Җинаять кодексының "яшерен рәвештә чит дәүләт белән хезмәттәшлек" турындагы яңа маддәсе нигезендә хөкем ителә башлаган беренче кешеләр барлыкка килгән. Бу хакта "Первый отдел" җиткерә, юристлар һәм журналистлар берлеге моны Русия Югары мәхкәмәсе каршындагы мәхкәмә департаменты чыгарган статистикадан ачыклаган.

2023 елда хөкем ителгән 555 мең 743 кеше арасында 900е - авырлы хатын-кыз, ә 3,5 меңенең өч яшькә кадәр кимендә бер баласы бар.

Бары тик 1036 кешене генә гаепсез дип тапканнар. Ягъни аклау карарлары 2022 елгыдан әллә ни үзгәрмәгән, барлык хөкем карарларының 0,19 процентын тәшкил иткән.

Барлык хөкем ителгәннәр арасыннан 164 702 кешене колонияләргә җибәргәннәр, алар арасыннан 39 кеше беркайчан да иреккә чыкмаячак, аларга гомерлек төрмә бирелгән.

Рәсми статистикага күрә, "шымчылар" - тугыз кеше (ә 2022 елда шымчылык өчен бары тик бер кешене генә хөкем иткән булганнар).

Шул ук вакытта "Шымчылык" маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 276нчы маддәсе) бары тик чит ил ватандашларын гына хөкем итеп була. Статистикага ярашлы, аларның күпчелеге (сигез кеше) - БДБ дәүләтләре ватандашлары диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG