Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков һөнәри һәм югары уку йортларына "дөрес булмаган" яшьләрне укырга алуны тыярга тәкъдим итә.
Бу — хәрбиләргә каршы җинаятьләр кылган һәм "махсус хәрби операцияне" (Русия хакимиятләре Украинага һөҗүмне шулай дип атый - ред.) "дөрес бәяләмәүче" балаларга кагыла. Бу хакта ул өлкә хөкүмәте киңәшмәсендә әйткән.
Үсмерләр "уйнадык кына" дип уйлый, әмма "дәүләт мондый кешенең шул исәптән киләчәгенә карата да тискәре мөнәсәбәттә булачак", дигән Гладков.
"Җинаять булганнан соң елап беткән әти-әниләре килә дә, булышуны сорый. Ә ничек булышасың? Җинаять инде эшләнгән", ди түрә.
- Шул ук вакытта Русия Думасы Украинага каршы сугышта катнашучыларның хатыннары өчен югары уку йортларында бюджет урыннар булдыру турында канун өлгесен хуплады.
- Ә 2023 елның июнендә Русия президенты Владимир Путин белем бирү турындагы канунга төзәтмәләр кертте. Аларга ярашлы, Украинага һөҗүмдә катнашучыларга һәм аларның балаларына көллиятләргә һәм югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирелә, ә сугышта һәлак булганнарның һәм яраланганнарның балалары теләсә нинди югары уку йортына имтиханнарсыз керә ала. Алар өчен аерым квоталар бирелә.
- 2023-2024 уку елына Русия мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан югары уку йортларына 21 меңнән артык бюджет урыны бүлеп биргән. Шуның 10 проценты яки 2,1 мең урын аерым квота белән Русия каһарманнарының һәм Украинадагы сугышта катнашучыларның балалары өчен билгеләнгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
- 2023 елда Русиядә Украинадагы сугышта катнашучыларга бирелә торган квоталар ярдәмендә 8,5 мең кеше югары уку йортларына кергән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум