Бүген, 11 мартта, Мәскәү белән Мәскәү өлкәсенә дистәләгән пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Бер кеше үлгән, өчесе яраланган. Бу хакта Мәскәү яны губернаторы Андрей Воробьёв хәбәр итте. Түрә җәрәхәтләнүчеләр белән үлүченең Видное шәһәрендә һәм Домодедово шәһәр бүлгесендәге Ям авылында булуын да җиткерде.
Домодедово шәһәр бүлгесе хакимиятләре иртән пилотсыз очкыч һөҗүме аркасында "Мираторг" ширкәтенең машиналар куя торган урыны яна башлавын хәбәр итте.
Соңрак "Новости" агентлыгы үлгән ирнең һәм ике җәрәхәтләнүченең "Мираторг"та эшләгән булуын язды, бу хакта агентлыкка ширкәтнең үзендә әйткәннәр.
Мәскәү яны губернаторы Андрей Воробьёв пилотсыз очкыч калдыклары Раменское шәһәрендәге күп катлы йортка да төшүен белдерде. Анда кимендә җиде фатирга зыян килгән.
Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең Telegram-каналында һава һөҗүменә каршы көчләр Мәскәүгә очкан 70тән артык украин дронын юк итте, дип белдерде. Шулай ук ул Домодедовская урамындагы йортның түбәсе зарарлануын әйтте, анда бәреп төшерелгән дрон калдыклары төшкән.
11 март иртәсеннән алып Раменски, Серпухов, Кашира, Коломна, Воскресенски һәм Домодедово шәһәрләрендә яшәүчеләр шартлаулар турында хәбәр итте, дип яза ASTRA.
Мәскәү яны губернаторы Андрей Воробьёв пилотсыз очкычлар турында Зарайски, Серебряные Пруды, Воскресенски, Луховицы, Бронницы, Ленински, Подольски, Электросталь һәм Котельники шәһәрләреннән һәм бистәләреннән дә хәбәрләр булуын әйтте.
Мәскәүдә һәм Мәскәү янында яшәүчеләр торак йортларга дрон төшкән видео һәм фотоларны чыгара. Аерым алганда Раменскидагы Төньяк шосседа пилотсыз очкыч күпкатлы йортка төшкән һәм аның өске катларында янгын башланган.
Мәскәү яны тирәсендә шартлаулар булуы турындагы күп санлы видеоларны украин Telegram-каналлары да чыгара.
Дроннар аркасында Жуковски һәм Домодедово һава аланнары эшләми тора, дип җиткерделәр Росавиациядә. Соңрак Внуково һава аланының да очышларны кабул итмәвен һәм очкычларны очыртып җибәрмәвен хәбәр иттеләр.
"Мәскәү тимер юлы" вәкилләре Домодедово станциясендә тимер юл инфраструктурасына зыян килүен хәбәр иттеләр.
Мәскәүдән тыш, пилотсыз очкычлар һөҗүме турында Рязаньда яшәүчеләр дә җиткерә. Анда "Дягилево" хәрби һава аланына һөҗүм булган диелә. Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков һава һөҗүменә каршы көчләр пилотсыз очкычлар һөҗүмен "ерып чыкты", зыян күрүчеләр юк, торак биналарга һәм социаль инфраструктура объектларына зыян килмәде, дип яза.
Липецки өлкәсендә М-4 машина юлына пилотсыз очкыч төшүе аркасында Владимир шәһәрендә яшәүче яраланган, берничә машинага зыян килгән. Бу хакта губернатор Игорь Артамонов хәбәр итте.
- Русия саклану министрлыгы хисабына күрә, бер төн эчендә 337 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. 91е — Мәскәү өлкәсендә, 126сы — Курски күгендә, Брянскида — 38, Белгородта — 25, Рязаньда — 22, Калуга өлкәсендә — 10. Шулай ук бердән алып сигезгә кадәр пилотсыз очкычны Липецки, Орлов, Воронеж, Түбән Новгород өлкәләрендә дә тотып алганнар.
- Бүген иртәнге сәгать җиденче яртыда Татарстанда да пилотсыз очкычлар куркынычы игълан ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум