Яңа дәүләт белем бирү стандарты аркасында, Русиянең берничә төбәгендә ата-аналар балаларын 10нчы сыйныфка укырга бирә алмаган. Яңа стандартка ярашлы, мәктәпләр өлкән сыйныфларга укучыларны үз критерийлары белән сайлап ала ала. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Нәтиҗәдә, кайбер укучылар шул исәптән үзләре укыган мәктәпләрдә дә профильле сыйныфларга укырга керә алмаган, ә гомуми белем бирү сыйныфларында урыннар калмаган диелә.
"Родители Москвы" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Илона Менькова "безгә генә дә 50ләп кеше мөрәҗәгать итте" дигән. Мәктәпләр мөдирләре 10нчы сыйныфка укырга алынмаган балаларның әти-әниләрен "балаларыгызны көллиятләргә бирегез" дип кыстаган.
"Тик мондый очракта, бала бюджетка керә алмаса, ата-аналарга баласының укуына түләргә кирәк булачак", дип искәрткән Менькова.
"Коммерсантъ" язуынча, 10нчы сыйныфка керә алмаучылар Мәскәүдән тыш, Чиләбе һәм Иркутски өлкәләрендә, шулай ук Краснодар краенда да булган. Кайбер очракларда Баш прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, балаларны кабул иткәннәр. Баш прокуратура исә теләге булган һәркем мәктәптә белем алуын дәвам итәргә тиеш, дип белдерә.
Прокуратурада искәртүләренчә, 2020 елда Русия Конституция мәхкәмәсе чыгарган карар бар. Аңа ярашлы, профильле сыйныфларга сайлап алу процедуралары турындагы нигезләмәләр балаларны мәктәптән куу өчен нигез булып тора алмый.
Баш прокуратура "килеп чыккан вазгыять" турында Русия мәгариф министры Сергей Кравцовка җиткергән. Шул ук вакытта "Коммерсантъ"ка министрлыкта бу хәлләргә фикер белдермәгәннәр.
Элегрәк Кравцов соңгы ике елда тугызынчы сыйныфны бетергән укучыларның яртысыннан артыгы көллияттә укуны сайлый, дигән иде.
- 2023 елның 1 сентябреннән Русиядә яңа өченче буын федераль дәүләт белем бирү стандарты гамәлдә. Аерым алганда, аңа ярашлы 10-11 сыйныфта укучылар профильле сыйныфларда кимендә ике фәнне тирәнтен өйрәнергә тиеш. Мондый сыйныфларга балаларны аерым критерийлар белән сайлап алалар, аларны мәктәпләр үзләре билгели.
- Бу үзгәрешләр кертелгәннән соң, балаларны сайлап алмый гына кабул итә торган гомуми белем бирү сыйныфлары юкка чыкты диярлек, дип белдергән "Родители Москвы" иҗтимагый хәрәкәте рәисе Илона Менькова.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум