Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "урыс маршы"нда алты мең кеше катнашкан

Полиция исәпләвенчә, 4 ноябрьдә Мәскәүдә үткән "урыс маршы"нда алты меңләп кеше катнашкан. "Урыс маршы" дип аталган чаралар бу көнне илнең дистәләгән башка шәһәрләрендә дә узды. Мәскәүдәге чарада тыелган наци тамгалары кулланган өчен 25 кеше тоткарланды. Полиция белдерүенчә, кайбер демонстрациячеләр утлы таяклар, төтен бобмалары да яндырган. Казан урыслары бу көнне тәре йөрешенә чыкты.
күбрәк күрсәт

XS
SM
MD
LG