Украинаның көнчыгышындагы Мариуполь — Русия бомбалауларыннан иң зур зыян күргән шәһәр. Биредә 300 меңләп кеше чолганышта калды. Алар утсыз, сусыз, газсыз, даими бомбаланучы шәһәрдә көн күрә. Русия хәрбиләре украиннарга шәһәргә азык-төлек кертү мөмкинлеге бирми. Мәскәүнең ультиматумына җавап буларак, Украина премьер-министры урынбасары Ирина Верещук шәһәрнең "бирелүе турында сүз дә була алмый" диде.
Чолганыштагы Мариуполь Русиягә бирелергә җыенмый

1
Кешеләр Мариупольдән җәяү качарга тырыша

2

3
Шәһәрдә мәетләрне кая туры килсә, шунда җирлиләр

4
Русия һөҗүменә дучар булган сәүдә үзәге

5
Һөҗүмнән гараж артына качкан кеше

6
Мариупольдә юл буенда утыручы кеше

7
Качарга җыенучы кешеләр

8
Русия яклы, тамгасыз хәрби киемдәге кешеләр Мариупольгә 19 мартта керде

9
Кешеләр ашарга урамда учак ягып пешерә. Су булмау сәбәпле, кайберәүләр карны эретеп эчә.

10
Шәһәрдән качучылар

11
Утка тотылган урам

12
Шәһәрдән чыгучы машиналар иярченнән төшерелгән фотола, 18 март 2022

13
Утка тотылган биналар

14
Утка тотылган биналар

15
Мариуполь урамында ятучы мәет

16
Шәһәрдән читлектәге кошы белән качучы хатын

17
Бомбалаулар вакытында кешеләр базга кереп кача