Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министрлыгы Украина журналисты Рощинаның Русиядә булуын раслады


Виктория Рощина
Виктория Рощина

2023 елның 27 июлендә Рощина Украинадан Польшага киткән һәм өч көннән соң Русия аша Украинаның көнчыгышына барып җитмәкче булган. Соңгы тапкыр ул 3 августта элемтәгә чыккан һәм берничә чик буе тикшерүен уздым дип әйткән, тик кайда булуын әйтмәгән.

Русия саклану министрлыгы узган ел Запорожье өлкәсенең баскынлыктагы өлешендә юкка чыккан журналист Виктория Рощинаның хәзерге вакытта Русиядә булуын раслаган. Бу хакта министрлык журналистның әтисенә язган җавабында әйткән, дип хәбәр итә "Грати" басмасы.

"Булган мәгълүматка күрә, Рощина Виктория Владимир кызы... тоткарланган һәм хәзерге вакытта Русия Федерациясендә", диелә саклану министрлыгы хатында. Журналист турында тугыз айга якын берни билгеле түгел иде.

Шуннан соң Украинаның Әсирләр белән мөнәсәбәт мәсьәләләре координация штабы үзенең сайтында Рощинаның статусын "әсирлек" дип куйган, диелә.

2023 елның 27 июлендә Рощина Украинадан Польшага киткән һәм өч көннән соң Русия аша Украинаның көнчыгышына барып җитмәкче булган. Соңгы тапкыр ул 3 августта элемтәгә чыккан һәм берничә чик буе тикшерүен уздым дип әйткән, тик кайда булуын әйтмәгән.

  • Мәскәү Украинага каршы башлаган сугышның башыннан бирле Рощина сугышны яктыртып килде. 2022 елның мартында журналистны баскынлыктагы Бердянскида Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тоткарлаган иде. Аны 10 көннән соң азат иттеләр.
  • Виктория Рощина "Украинская правда" һәм Медиада эшләүче хатын-кызлар халыкара фонды белән (IWMF) хезмәттәшлек итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG