Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салаватта нефть эшкәртүче заводка пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң 9 май уңаеннан узасы кичке концерт булмаячак


Концерт җирле вакыт белән кичке алтыда Ленин исемендәге мәйданда башланырга тиеш булган.

Башкортстанның Салават шәһәре хакимиятләре шәһәрдәге нефть эшкәртү оешмасына пилотсыз очкыч төшкәннән соң 9 май бәйрәме уңаеннан узасы концертны үткәреп тормаска булган. Бу хактагы мәгълүматны шәһәр хакимияте үзенең "ВКонтакте"дагы рәсми сәхифәсендә чыгарды.

Концерт җирле вакыт белән кичке алтыда Ленин исемендәге мәйданда башланырга тиеш булган.

Бүген 13:00 сәгатьтә "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән.

Республика башлыгы Радий Хәбиров "Бу безнең бәйрәмне бозарга тырышу, без провокацияләргә бирешергә җыенмыйбыз", диде.

  • 2022 елда Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә Җиңү көнен уздыруга үзгәрешләр керде. Әйтик былтыр илнең 21 шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан парадлар уздырмадылар.
  • Кайберләрендә "махсус хәрби операция"дә катнашучылар өчен борчылып үткәрмибез диделәр. Янәсе, Украинадагы сугышта булып кайтканнар фейерверкларны "бөтенләй башка төрле" кабул итәргә мөмкин. Күпчелек шәһәрләрдә моны иминлек белән бәйләп аңлаттылар.
  • Быел да кайбер төбәкләрдә "Үлемсез полк" үтмәде. Казанда чараның узмаячагын "иминлек максатларында" дип аңлаттылар. "Иминлек максатларында быел "Үлемсез полк" йөрешеннән тыелып торабыз. Әмма бу бөек җиңүне, бөтен шәһәребез, республикабыз, илебез белән лаеклы итеп билгеләп узачакбыз", дигән иде шәһәр мэры Илсур Метшин.
  • Шулай ук быел 9 майда Татарстанда халык ел да күрергә гадәтләнгән салют булмаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG