Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават шәп клип күрсәтмәкче (VIDEO)


“Музыкаль десант” проекты Татарстанда сәяхәтен тәмамлады. Анда катнашучы гламур җырчы Салават Миңнеханов “Кызган таба”да кунакта булып китте.

Салават Миңнеханов. Мин үзем Азнакай шәһәрендә тудым, үстем һәм шунда яшим, эшлим.
Рөстәм Исхакый. Балачакта, мәктәптә укыганда җырчы булам дигән хыял бар идеме?
"Музыкаль десант"тагы чыгыш
Салават Миңнеханов. Безнең гаилә ансамбле булды. Әти гармун сузды, әни җырлый иде, мин абыем белән курайда, апаем кубызда һәм башка уен коралларында уйнады. Гаиләбез белән без күп кенә Татарстан районнарында, Русиянең төрле шәһәрләрендә дә булдык. Үземнең җырчы булып китү тарихына күз салсак, иң беренче җырым “Яратыгыз!” һәм “Ай былбылым” иде. Сәхнәгә чыгып җырлаганнан соң классташларым шау-шу килеп куллар чаптылар, шул алкышларга күмелгәч инде мин сәхнәгә гашыйк булдым.
Рөстәм Исхакый. Һәм “Йолдызлар фабрикасы”нда катнашырга теләк белдердерәсең ...
Салават Миңнеханов. Алай тиз түгел әле. Азнакайда музыкаль-шоу тамашалар үткәрә тордым, анда минем үземнең төнге клуб та бар. Ләкин бу эшләр генә теләк-омтылышларны канәгатьләндермәде, үземне татар эстрадасында күрергә теләдем. “Йолдызлар фабрикасы” кастингы турында ишетеп алып шунда катнашырга булдым һәм Аллага шөкер җиңеп, бүгенге көндә мин татар эстрадасында.
Рөстәм Исхакый. Син үзеңә генә хас булган стиль алдың, ул каян килде, сәхнәдәге ролең ничек туды?
"Азатлык"та
Салават Миңнеханов.
Үзем мин төнге клубларга йөрергә яратам, клубный стильдә чыгыш ясавымны сизгәнсез инде. Бәләкәй чакта брек-данс биедем, көнбатыш музыкасы миңа якын булды. Үземчә җырлавымны 4-5 ел элек кабул итмәделәр, маймыл кебек кыланасың дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Ләкин хәзер инде үземнең аудитория бар, аларга мин ошыйм һәм хыянәт итмим.
Рөстәм Исхакый. Ничек соң син бу стильне татарга яраклаштыра алдың?
Салават Миңнеханов. Гадәттә татар җыры гармун, синтизатор белән күз алдына килә. Ләкин бүген күп кенә яшьләр яңача иҗат итәләр, кендекләрен күрсәтеп сәхнәгә чыгалар, нәрсә генә эшләмиләр. Бу аларга ошый һәм нәрсә генә эшләсәләр дә татар яшьләре татар җырына күбрәк тартыла башлады. Алар без
башкарган стильдәге җырларны тыңлыйлар икән, димәк монда бит инде башкалар да игътибарсыз калмый дигән сүз. Татар теленә яшьләр тартыла, нинди икән моның мәгънәсе дип аерым җыр сүзләрен ятлый. “Хыял кызы” ни икәнне аңлый башладылар.
Рөстәм Исхакый. Быел инде син “Музыкаль десант” проектында икенче ел катнаштың, “десант” республика районнары буенча сәяхәтен тәмамлады. Бу проектның йогаклау өлеше үктәбрьдә Казанда була дип әйтәләр…
Салават Миңнеханов.
Әйе, 2 үктябрьдә “Музыкаль десант”ның быелгы соңгы шоу-тамашасы “Пирамида” күңел ачу үзәгенең концертлар залында узыр дип көтелә. Бу мегадискәтүк булачак. Минем уйлавымча, андый чаралардан икене аерып куярга була, бу “Татар җыры” һәм “Музыкаль десант”, икесе дә глобаль проектлар.
Рөстәм Исхакый. Син әле җәен “Эзлим сине” җырына клип та төшереп йөрдең түгелме?
Салават Миңнеханов. Нәкъ шулай. Ул клипны тамашачылар 7 сентябрь көнне “Кәеф ничек?” тапшыруында күрә алачак. Анда мин чын татар егете ролендә. Кызыклы, тарихи клип килеп чыкты. Монда
милли орнаментлар да, әбиләр-бабайлар да, татар халык киемнәре дә, барсыда бар.
Рөстәм Исхакый. Сез башкара торган татар җыр сәнгатен нинди дәрәҗәдә дип саныйсың?
Салават Миңнеханов. Бу сорауга ничек җавап бирим икән инде… Шуны әйтә алам, безнең үз тамашачыларыбыз бар һәм алар елдан-ел арта бара. Безне яратып кабул итәләр, димәк без югары дәрәҗәдә.
Рөстәм Исхакый. Җырчы Салават Миңңеханов булыр өчен нәрсә кирәк?
Салават Миңнеханов. Бу сорауны инде миңа еш бирәләр. Җырчы булыр өчен нәрсә кирәк диләр, аерым оешма, компания ярдәмеме, акчамы, тавышмы...?! Нинди генә өлкәне алсак та теләк һәм терәк кирәк. Иң мөһиме теләк дип саныйм, теләгең булса һичшиксез югары дәрәҗәгә ирешәчәксек.


XS
SM
MD
LG