Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин диварынa алмаш, Schengen


Европаны икегә бүлгән Берлин дивары җимерелүгә 20 ел үтте. Шуңа да карамастан, бер кыйткадагы илләр арасында сәяхәт итү бик мөшкел, бигрәк тә Көнчыгыш Европа илләре өчен.

1989 елда Европаны капиталист һәм социалист дип икегә бүлгән Берлин дивары җимерелүгә, кыйтка буйлап мал-тавар һәм акча әйләнеше кулайлашкан иде.

Бу вакыт эчендә Көнчыгыштагы Украина, Беларус һәм Молдова кебек илләр 1990 елдан башлап Польша һәм башка күрше илләргә визасыз сәяхәт итә башлаган иде.

Ләкин 25 Көнчыгыш Европа илен эченә алган "Schengen" зонасы көнчыгышка кинәюгә, хәзер үзәк Европадагы Польша, Маҗарстан, Словакия илләренә керү өчен виза сорала.

Виза арзан, алуы кыйммәт

"Schengen" визасын алу кимендә 60 евро тора. Ләкин Молдава кебек илләрдә бу бәя 35 еврога кадәр төшерелсә дә, нормаль шартларда үз тыршлыгын белән Европага сәяхәт документларын алу, бөтенләй мөмкин түгел диярлек.

Мәсәлән, үз исемен әйтергә теләмәгән Молдова ватандашы, моннан нәкъ 8 ел элек Италиягә баруга виза алыр өчен 2 мең долларга якын акча түләвен әйтә.

"Мин ул вакытта 1800 доллар түләгән идем, хәзер кешеләр кыска вакытлы виза алыр өчен кимендә 4 мең евро түли. Әле визаны алуы да шикле", ди.

Виза процессы кешеләрне биздерә

Берьяктан караганда, "Schengen" күп кенә Европа илен берләштерсә, аңа кермәгән илләр уңайсыз хәлдә кала. Шулай итеп, "Schengen" кыйтгасындагы кешеләр өчен киртә булып тора.

Белградтагы “Азатлык” хәбәрчесе Бранка Тривиц Балкандагы күп кешенең “Schengеn”не "Гетто" буларак күрә башлавын әйтә. Балканнарда визаны ришвәт түләмичә дә алып була, ләкин соралган документларны әзерләү мөрәҗәгать итүчеләрне биздерә икән.

"Дөнья күрергә теләп Европага сәяхәт итәргә теләгән бер яшь кеше өчен виза алуы бик авыр. Моның өчен бик күп документлар сорала, виза алу өчен шактый вакыт югала һәм ахырда бер сүзсез виза мөрәҗәгате кире кагылырга мөмкин", ди ул.

Хисапларга караганда, элекке Югославия илләрендәге яшьләрнең 70 % үз илләреннән чыкмаган. Бу очракта, яшьләргә Европа кыйммәтләрен аңлату мөмкин түгел.

Виза алуда туган кыенлыклар, Европа Берлегеннән бернинди мәнфәгать үтәмәгән Русия кебек илләрдә дә ачу уята. Визасыз сәяхәт итү таләбе еллар буена Русия белән Берлек арасындагы сөйләшүләрдә гел игътибар үзәгендә торса да, әлегә бу хакта бернинди үзгәреш булмады.

Көнбатыш Европа канунсыз имигрант теләми


Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорски, визасыз сәяхәт мөмкинчелеген ачу, Көнчыгыш Европа илләре өчен сәяси хезмәттәшлеккә этәргеч булыр иде дигән фикердә тора.

Ләкин Көнбатыш Европа илләре виза мәсьәләсенә бу күзлектән карамый. Җинаятьчелек, эшсезлек мәсьәләсе аларны виза турында каты чаралар күрергә этәрә.

Көнбатыш Европада сәясәтчеләр һәм халык, Берлек ишекләре ярлырак илләргә ачылса, имиграция һәм аның белән туган проблемаларның артачагын әйтә.
XS
SM
MD
LG