Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаулар кирәк. Ләкин ни өчен?


Шәймиев 2013 елда Универсиада үткәрергә тели
Шәймиев 2013 елда Универсиада үткәрергә тели

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев төбәк җитәкчеләре сайланырга тиеш, дигән белдерүе белән шау-шу тудырды. Бу белдерү артында нәрсә ята? Ни өчен ул нәкъ менә хәзер ясалды?

Төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен Владимир Путин 2004 елда бетергән иде. Бу адым Беслан фаҗигасеннән соң террорга каршы көрәш кысаларында күрелгән чараларының берсе булды.

Яңа тәртипкә күрә, төбәк җитәкчесен Русия президенты тәкъдим итә, җирле парламент аны расларга тиеш. Депутатлар президент тәкъдимен кире каккан очракта, президентның парламентны тарату хокукы бар.

Танырга кирәк, Татарстан президенты бу адымга ул чакта ук тәнкыйть белдергән иде. Губернаторларны Кремльдән билгеләү ул вакытлы чара, сайлаулар соңрак кире кайтарылыр, диде ул.

Шау-шу нидән купты?

Шәймиевнең шушы мәсьәләне узган якшәмбе журналистлар корылтаенда кабат күтәрүе көтмәгәндә шау-шу тудырды. Башта бернинди реакция булмады диярлек. Әммә ике көннән Төбәк үсеше министры Дмитрий Козак “якын арада сайлаулар кайтарылмас” дигән рәсми карашны яңгыратуга, Кремльгә тугрылык күрсәтүчеләр тезелеп басты.

Башта, гадәттәгечә, Кемерово губернаторы Аман Тулеев, “халык илнең җитәкчелеген хуплый, сайлауларның кирәге юк” дип белдерде. Аннары Красноярский губернаторы Александр Хлопонин, сайлаулар түгел – “эш кирәк” диде.

Шәймиевны бары тик аның ут күршесе, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов яклап чыкты. “Демократия икән, сайлаулар булырга тиеш” диде ул.

Нәрсә тирәсендә бәхәс?

Шәймиевнең белдерүен тикшерүче күзәтүчеләр, сайлауларны кайтаруның уңай йә тискәре якларын түгел, ә Шәймиев белән Кремль арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерү белән мәшгүль.

Күрәсең, бу илнең бүгенге халәтен чагылдыра. Русиядә үзәкләшкән сәясәт нигезендә икътисади тотрыклылык булдыру чоры, сайлаулар кайгысы юк. Коррупциягә каршы көрәш турында күп сөйләнсә дә, сайлаулар моның бер чарасы итеп кабул ителми.

Халыкта да сайлауларга ышаныч юк дәрәҗәсендә. Өстән идарә ителгән, хәрәмләшүле сайлаулар ышаныч тудырмый.

Билгеләү кемгә файдага?

Губернатор сайлауларын кайтару турында әледән-әле чыгып торган бәхәсләр, бер яктан, үзәкнең үзенә дә файдалы. Русия демократиягә таба бара, бары тик үз юлы һәм үз тизлеге белән.

Чынбарлыкта, гамәлдәге систем һәркемне канәгатьләндерә, үзәкне дә, төбәкне дә. Сайлаулар бетерелсә дә, губернаторларның күбесе урыннарына уңышлы гына кабат билгеләнде.

Алай гына түгел, Путинның яңа тәртибе аларның күбесен “ике мөддәт” бәласеннән коткарды. Асылда бу тәртип мөддәт чикләвен гамәлдән чыгарды. Кремльне канәгатьләндергән җитәкче хәзер тәхеттә гомер буе утыра ала.

Тел төбендә нәрсә?

71 яшьлек Шәймиев Татарстан президенты вазыйфаларын 1991 елдан бирле башкара. Аның хәзерге мөддәте 2010 елның мартында гына тәмамлана.

Шәймиевнең белдерүен тикшерүче күзәтүчеләр, ни өчен ул сайлау мәсьәләсен нәкъ менә хәзер күтәрде, дип баш вата.

Күрәсең, бу мәсьәләгә демократия күзлегеннән генә түгел, ә сәяси вазгыятьтән чыгып та карарга кирәк.

Соңгы вакытта Татарстанда Шәймиевнең китү ихтималы турында сүзләр күп йөри. Димәк, бу кемгәдер кирәк.

Яшь бару белән бергә җитәкченең үз урынына варисын калдыру ихтияҗы да көчәя. Русиядә исә президентлар бу эшне үзләре башкарырга ярата.

XS
SM
MD
LG