Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай хәрбиләре Өремчедә


Өремчедә уйгырлар белән кытайлар арасында кабынган киеренкелектән соң, Кытай хакимияте меңләгән полиция һәм хәрбиләрен төбәккә урнаштырды.

Кытай президенты Һу Җинтау, Синҗан автаном уйгыр төбәгендә кабынып киткән этник низаг сәбәпле Италиядәге "Зур 8-лек" җыенын ташлап китәргә мәҗбүр булды.

Кытай рәсмиләре хәрби көчләр вазыйфаландырылу белән Өремчедә тынычлык урнашуын белдерә.

Ләкин Өремчедә яшәгән Җиаң иминлекне тәэмин итү өчен бу адымның җитәрлек булмавын әйтә:

"Әгәр эшкә барырга булсак, үзебез белән урамда таяк яисә пычак ташырга мәҗбүрбез, алар булмаса үзебезне имин хис итмибез", ди ул.

Иминлек чараларын арттыру уңаеннан кичә Пекин хакимияте Өремчедә урамга чыгуны тыйган иде. Иминлек чаралары артуына карамастан, бүген чуалышларга яңалары өстәлүе хәбәр ителә. Француз хәбәр агентлыгы АFP төбәкнең төрле җирләрендә низаглар чыгуын, хан кытайларының бер уйгырны кыйнавын хәбәр итте.

Вакыйгага шахит булган француз хәбәр агентлыгы АFP хәбәрчесе, бер уйгырның 5-6 кытай тарафыннан кыйналуын, шул ук вакытта унлаган кытайның һөҗүм итүчеләрне яклап шигарьләр кычкыруын белдерде. Соңыннан полиция аларны туктаткан.

Иң канлы гыйсян

Сишәмбедә полиция көчләре, кытайлар белән уйгырлар арасында чыккан бәрелешне туктату өчен су һәм күз яше чыгаручы газ кулланды.

Бу вакыйгага кадәр, уйгыр хатын-кызлары кулга алынган гаилә әгъзаларының иреккә чыгарылуын сорап протест чаралары уздырган иде.

Киеренкелек артуы белән ачуы арткан хан кытайлары, урамнарга чыгып, уйгырларга каршы шигарь кычкырып, аларның кибет, машина һәм малларын яндырды.

Кытайлы бер рәсми, төбәктә булган бу вакыйганы 1949 елда Кытай Халык Җөмһүрияте төзелгәннән бирле төбәктә күрелгән иң канлы гыйсян чарасы дип атады. Кытай рәсмиләре үлүчеләр санын 154 дип күрсәтсә, сөргендәге дөнья уйгыр корылтае төбәктән килгән җирле мәгълүматларга караганда, вакыйгаларда үлүчеләр санының 600-800 кеше булуын белдерә.

Төбәктә интернетның тоткарлануы хәбәр ителә.

Халыкара җәмәгатьчелекнең мөнәсәбәте


Бүген “Зур 8-лек” саммитына катнашырга дип Италиягә килгән Кытай башлыгы Һу Җинтау, каршылыкларның дәвам итүе сәбәпле, програмын үзгәртеп кире кайтып китәргә булды.

Русия тышкы эшләр министры Синҗандагы вакыйгаларның Кытайның эчке проблемы буларак атады.

АКШ дәүләт секретары Һиллару Клинтон ике тарафны чуалышны туктатырга чакырды.

Казакъстан тышкы эшләр министры казакъ ватандашларын Көнчыгыш Төркестанга бармаска чакырды. Сишәмбедән башлап аларның Синҗан визалары гамәлдән чыгарылган.
XS
SM
MD
LG