Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы өч елда Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүгә чыгымнар 67 процентка арткан


Архив фотосы
Архив фотосы

Техниканы тәртиптә тотар өчен быел 6 млрд сум кирәк.

2022-2025 ел аралыгында Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү чыгымнары 67%ка, яки 2,1 млрд сумга арткан. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров китергән саннардан күренә. Ул бүген хөкүмәт киңәшмәсендә язгы-кыр эшләренә әзерлек турында хисап тотты.

2022 елда техниканы төзекләндерү чыгымнары — 3,9 млрд сум, 2023 елда — 5,2 млрд, 2024 елда 5,6 млрд сум тәшкил иткән. 2025 елда исә 6 млрд сумга җитәчәк.

— Быел техниканы төзекләндерү өчен 6 млрд сум акча таләп ителә. Чыгымнар 400 млн сумга арткан. Моңа техник паркның тузуы һәм детальләргә бәяләр үсүе сәбәп булды.

1 март мәгълүматлары буенча, Татарстанда тракторларның — 93%ы, чәчкечләрнең — 97%ы, чәчү комплексларының — 90%ы һәм туфрак эшкәртү агрегатларының 96%ы төзекләндерелгән.

Узган ел ахырында Марат Җәббаров хөкүмәт киңәшмәсендә республикадагы машина-трактор паркы 60%ка тузган дип белдерде. 2024 елда Татарстан 10 млрд сумга 3 мең авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.

Авыл хуҗалыгы тармагында проблемнар 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кискенләште. Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы чит ил техникасына бәйле булып кала.

2023 елда республикада кулланылучы печән әйләндергече — 41 процентка, чәчүлек комплексы — 56%, печән чапкычлар — 52%, чөгендер җыючы комбайннар — 76%, бәрәңге алучы комбайннар — 56%, ашлык комбайннары — 29%, тракторлар — 11%, авыл хуҗалыгы машиналары — 30 процентка импорт техникасы санала.

Мәсәлән, 2024 елда Татарстанда комбайннарны ике тапкырга азрак сатып алдылар. Төп сәбәбе — техниканың бәясе кыйммәтләнүе.

Авыл хуҗалыгына кадрлар да җитми. Бүген Татарстанда 759 механизаторга ихтыяҗ бар.

Былтыр Татарстанда мөгезле эре терлек санын 5%ка кимеде. Фермерлар барлыгы 28 мең башка, шәхси хуҗалыкларда исә, сыерлар саны 9 меңгә азайды.

"Без халыкны югалтабыз. Әгәр дә эш һәм терлек булмаса, авыл җирлекләре бик нык бушап калачак", дип белдергән иде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG