Башкортстанның элекке эчке эшләр министры Роман Деев гаиләсенең Чехиядә DE LETOX s.r.o. ширкәте бар. Бу ширкәтне әле 2007 елда ук аның хатыны Оксана Деева белән, фаразларга күрә, хатынының әнисе Ольга Летуновская оештырган.
Бу мәгълүматны раслаучы документларны "Сирена" басмасы өчен "Сугыш агентлары" проекты җыйган.
Әлеге ширкәт исеменә Прагадан ерак түгел генә салынган, 94 Sedlec, 25065 адресында урнашкан 140 дүрткел метрлы шәхси йорт теркәлгән диелә.
2007 елда ширкәтнең 50 проценты Оксана Дееваныкы, 50 проценты исә аның әнисенеке булган. 2008 елда бераз үзгәрешләр кергән: 10 проценты Роман Деевның шәхсән үзенә эләккән.
2014 елда ирле-хатынлы Деевлар ширкәт хуҗалары булудан туктаган. Ширкәт элекке эчке эшләр министрының "әбисе"нә - ягъни хатынының әнисенә генә яздырылган килеш калган.
Русия кануннарына ярашлы, Деев хатынының әнисенең күчемсез милкен декларациягә кертергә бурычлы түгел.
- Роман Деев Башкортстан эчке эшләр министры булып 2017-2022 елларда эшләде. Ул җитәкчелек иткән чорда республикада протестларны бастыру, оппозиция вәкилләренә репрессияләр барды.
- Әйтик Куштауны яклау митингын куып тараттылар, оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны хуплау чарасына чыккан кешеләрне тоткарладылар, шулай ук Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны кулга алдылар.
- Деев җитәкче булган чакта Башкортстанда берничә җәнҗал да чыккан иде. Республика министрлыгы ул җитәкләгән чакта хезмәткәрләре арасында үз-үзенә кул салучылар саны ягыннан беренчелеккә чыкты.
- 2021 елда Башкортстан ЮХИДИсендә машина йөртү таныклыкларын акчага сатып бирү схемын ачтылар.
- Деевның үзенә дә, аның гаилә әгъзаларына да Европа чикләүләре кертелмәгән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум