Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш барган вакытта альтернатив сивил хезмәткә алынырга мөмкинме?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең хокук яклаучылары Украинада сугыш барган чакта Русия гаскәрендә альтернатив сивил хезмәтнең ничек эшләвен анализлаган. Альтернатив хезмәткә алыну авырмы? Мобилизацияләнгәннәр моңа ничек ирешә?

Гаскәрдә мәҗбүри хезмәтнең вакыты — бер ел, ә альтернатив хезмәт аннан 1,75 тапкыр озынрак: ул бер ел да тугыз айны тәшкил итә

Бу хактагы хисапны әзерләүдә "Намуска чакыру" ("Призыв к совести") коалициясеннән, "Ватандаш. Гаскәр. Хокук" ("Гражданин. Армия. Право") төркеменнән, "Гаскәргә чакырылучы мәктәбе" ("Школа призывника") оешмасыннан һәм Хәрби хезмәттән аңлы баш тартучылар хәрәкәтеннән хокук яклаучылар катнашкан.

Альтернатив сивил хезмәт — кулга корал алмау һәм сугышка бармау өчен канунлы мөмкинлек булып тора, Русия ватандашларына моны Конституция гарантияли.

Альтернатив хезмәт һәм аны үтү өчен гариза тапшыру тәртибе 2022 елдан башлап ничек үзгәргән? Мобилизация чорында альтернатив хезмәт үтү мөмкинме һәм Русиядә хәрби хезмәттән аңлы рәвештә баш тартучыларга каршы мәхкәмә нинди карарлар чыгаруын сөйлибез.

Сугыш барганда альтернатив хәрби хезмәт

Русиядә альтернатив хезмәт үтү хокукын Конституциянең 28нче һәм 29нчы маддәләре гарантияли. Мобилизация яки сугыш хәле турында кануннар булса да, Конституциянең бу маддәләрен алар гамәлдән чыгара алмый.

Шулай ук альтернатив сивил хезмәт турындагы канун да бар. Бу канун 2002 елда кабул ителде һәм ул 2004 елдан бирле гамәлдә.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганчы альтернатив хезмәткә елына уртача мең кешене җибәргәннәр

Гаскәрдә мәҗбүри хезмәтнең вакыты — бер ел, ә альтернатив хезмәт аннан 1,75 тапкыр озынрак: ул бер ел да тугыз айны тәшкил итә. Альтернатив хезмәт өчен гаризаны хәрби чакырылышка кадәр ярты ел алдан язарга кирәк, шулай ук бу хокукка еш кына мәхкәмә аша ирешергә туры килә: хәрби комиссариатта һәм комиссиядә эшләүчеләр ешрак гаризаларны кабул итми яки — нигез булмаса да — альтернатив хезмәткә рөхсәт бирми.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, бу каршылыкларның төп сәбәбе — русияләр альтернатив хезмәт турында аз белә һәм ул бик популяр түгел. Хезмәт министрлыгы статистикасына ярашлы, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганчы альтернатив хезмәткә елына уртача мең кешене җибәргәннәр (чагыштыру өчен — ел саен гаскәргә 250 меңнән артык кеше алына).

Шул ук вакытта, хокук яклаучылар әйтүенчә, альтернатив хезмәт үтүгә гаризаны елына өч-дүрт мең кеше яза: кемгәдер рөхсәт итмиләр һәм алар мәхкәмәгә барып тормый, ә кемдер соңрак сәламәтлеге ягыннан яраксыз дип табыла.

Федераль статистика белешмәләренә таянып "Сибирь.Реалии" басмасы исәпләп чыгарганча, 2023 елда Русиядә альтернатив хезмәткә баручылар саны 40 процентка диярлек арткан. Шулай да, саннар белән караганда бу әле дә зур күрсәткечләр түгел: 2023 елның икенче яртысында альтернатив хезмәтне 1645 кеше сайлаган, ә беренче яртысында андыйлар 1199 кеше булган.

"Сугыш башланганчы хәрби хезмәткә өч йөз меңләп кеше чакырылган, ә альтернатив хезмәтне меңләп егет узган. Ягъни альтернатив хезмәткә дәгъва итүчеләр күләме бер проценттан да кимрәк булган. Хәзер дә шул ук күләмдә калган диярлек. Әмма бу төр хезмәт белән кызыксынучыларның артуын күрәбез, хәзер күпкә күбрәк мөрәҗәгать килә", дип сөйли "Ватандаш. Гаскәр. Хокук" үзәге җитәкчесе Сергей Кривенко альтернатив хәрби хезмәт турында.

Альтернатив хезмәтне дәүләт сивил оешмаларында: хастаханәләрдә, интернатларда, картлар йортларында, заводларда, мәдәният оешмаларында үтәләр. Бу төр хезмәтне дини, сугышка каршы яки сәяси карашлар сәбәпле сайларга мөмкин.

Альтернатив хезмәткә рөхсәт бирмәүләр һәм сугышка каршы белдерүләр өчен беркетмәләр

Сугыш вакытында альтернатив сивил хезмәт турында әзерләгән хисапларында хокук яклаучылар альтернатив рәвештә хезмәт итәргә теләүче егетләрнең хәлен авырлаштыручы берничә күренешне ачыклаган.

Беренчедән, чакыру комиссияләре гариза тапшыру вакыты узган дип, бу төр хәрби хезмәтне узарга рөхсәт бирми башлаган. Әйтик, кеше гаскәргә 2024 елның язгы чакырылышында алынырга тиеш икән — альтернатив хезмәт үтү турындагы гаризасын ул 2023 елның октябренә кадәр үк тапшырырга тиеш булган.

Мондый кагыйдәләр элек тә булган, тик әгәр кеше гариза тапшыру вакытлары турында белмәдем дисә, аңа бу хакта хәрби комиссариат аңлатмаган булса, аның соңарып килгән гаризасын кабул итә торган булганнар.

"Әмма чакыру комиссияләре 2022 елдан башлап гаризаны вакытында тапшырмауны альтернатив хәрби хезмәткә рөхсәт бирмәү өчен еш куллана. Моннан тыш чакырылыш кампаниясе башлангач, егетләрне мәҗбүри чакыртып алырга мөмкиннәр һәм алар альтернатив хезмәт үтәргә теләве турында белдерергә җитешми дә калырга мөмкин", диелә хисапта.

Әгәр кеше сугышка каршы карашларда икән, бу альтернатив хезмәт үтәргә теләве турында белдерү өчен канунлы сәбәпләрнең берсе булып тора

Гаскәргә чакырылучылар өчен тагын бер тозак бар — ул Русиянең Административ һәм Җинаять кодексларында 2022 елның язында барлыкка килгән "кораллы көчләрне дискредитацияләү" турындагы маддә.

Әгәр кеше сугышка каршы карашларда икән, бу альтернатив хезмәт үтәргә теләве турында белдерү өчен канунлы сәбәпләрнең берсе булып тора. Ләкин әгәр хәрби хезмәткә чакырылучы "Русия агрессив сугыш алып бара, шуңа хезмәт итәсем килми" дип әйтсә, аңа административ беркетмә төзүләре бар. Хокук яклаучыларга шундый ике очрак турында билгеле.

Берсе Уфада булган: альтернатив хезмәт үтү турында гариза язган чакта бер егет "Русиянең Украинада алып барган махсус хәрби операциясенә" каршы булуын язган. Хәрби комиссар егет өстеннән шикаять язган. Участок полициясе башта баш тартса да, соңрак егеткә гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзегән. Тик мәхкәмә бу эшне туктаткан.

Ставрополь төбәгендә гаскәргә чакырылучы егет альтернатив хезмәт турындагы комиссия утырышында Украинадагы сугышны "күңел кайтаргыч һәм җинаятьчел" дип атаган. Аңа альтернатив хезмәт үтәргә рөхсәт биргәннәр, тик комиссия утырышында булган полиция хезмәткәре егеткә "дискредитацияләү" турында беркетмә төзеттерүгә ирешкән. 2022 елның июнендә егеткә бу маддә нигезендә 40 мең сум (400 доллар тирәсе) штраф салганнар.

Шулай ук хокук яклаучылар җинаять эше ачылган очракны да мисалга китерә. 2022 елдан бирле альтернатив хезмәт үтү өчен көрәшкән Максим Т.га 2023 елның ноябрендә хәрби хезмәттән качу турында җинаять эше ачканнар.

Мобилизация вакытында альтернатив сивил хезмәткә рөхсәт алу мөмкинме?

Русия хакимиятләре һәм саклану министрлыгы җитәкчеләре рәсми рәвештә хәрби хәрәкәтләр барган урынга срочникларны җибәрмиләр дип әйтеп килсә дә, ярты ел хезмәт иткәч тә аларны контракт имзаларга кыстыйлар, дип искәртә хокук яклаучылар. Әгәр контракт имзаланган икән, сугыш беткәнче алар хәрби хезмәттән китә алмаячак — бары тик сәламәтлекләре ягыннан яраксыз дип табылган очракта гына бу мөмкин.

Сергей Кривиенко хәрби хезмәттән баш тарткан гамәлдәге хәрбиләргә Җинаять кодексының 332нче маддәсе нигезендә җәза бар дип хәтерләтә. 2022 елда бу маддәне киңәйттеләр, хәрби хәрәкәтләр барган чакта фәрманнар үтәүдән баш тарткан өчен җәзаны кырыслаттылар: андыйларны 10 елга кадәр утыртып куярга мөмкиннәр.

Конституциядә каралган хәрби хезмәттән баш тарту хокукы эшли. Һәм ул мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен дә, мобилизация кысаларында чакырылырга мөмкин булганнар өчен дә эшли.

Шул ук вакытта "өлешчә мобилизация" турындагы фәрман альтернатив хезмәт үтү хокукын чикләми. Шуңа карамастан, 2022 елның сентябрендә һәм аннан соң да кайбер дәүләт чыганаклары мобилизация вакытында альтернатив хезмәт "каралмаган" дип мәгълүмат тараткан иде.

"Конституциядә каралган хәрби хезмәттән баш тарту хокукы эшли. Һәм ул мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен дә, мобилизация кысаларында чакырылырга мөмкин булганнар өчен дә эшли", дип искәртә Сергей Кривенко.

"Мобилизация белән чакырылганда альтернатив хезмәт үтү турында канун юк, тик конституцион хокук эшләвен дәвам итте. Без киңәш итеп мобилизация белән чакырылганда да бу хокукның гамәлдә булуын әйттек һәм иң мөһиме моны Русия мәхкәмәсе дә раслады", дип аңлата ул.

Кривенко Павел Мушуманский эшен мисалга китерә. 2023 елның апрелендә аның турында "Настоящее Время" сөйләгән иде. Мушуманский биш ел элек альтернатив хезмәт узган, ә мобилизация вакытында аны повестка җибәреп чакыртып алганнар.

"Ул мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, хәрби хезмәт урынына сивил хезмәткә җибәрергә тиешләр дигән, Югары мәхкәмәгә кадәр барып җиткән, аңа бөтен мәхкәмәләр дә шундый хокукы булуын раслаган", дип искәртә Сергей Кривенко.

"Намуска чакыру" коалициясе һәм башка хокук яклаучылар әзерләгән хисапта әйтелгәнчә, повестка алгач, альтернатив хезмәт үтү турында гариза язганнар мобилизацияләнүдән котылып кала алган.

Повестка алгач, альтернатив хезмәт үтү турында гариза язганнар мобилизацияләнүдән котылып кала алган

"Мобилизациянең актив фазасында хокук яклаучылар гражданнарга алдан ук альтернатив хезмәт үтүгә гаризалар әзерләп куярга, повестка килә калса, шушы гаризаны почта белән яки вәкилләре аша хәрби комиссариатка җибәрергә киңәш иткән иде. Хокук яклаучыларның бәяләмәләренә күрә, йөзләгән граждан повестка алгач хәрби комиссариатка бармаган, ә анда альтернатив сивил хезмәт үтү турында гариза җибәргән. "Намуска чакыру"ның кайнар элемтәсенә мөрәҗәгать итүчеләрдән сораштыру күрсәткәнчә, альтернатив хезмәт үтү турында гариза язганнар белән хәрби комиссариатлар кызыксынмый башлаган һәм аларны мобилизацияләргә тырышмаганнар.

Кайбер очракларда хәрби комиссариатлардан "Хәрби хезмәтне альтернатив сивил хезмәткә алыштыру кирәк булган белгечләргә ихтыяҗ булса, һичшиксез сезгә мөрәҗәгать итәчәкбез" дигән яки "сез мобилизациягә яраклы түгел" дигән җаваплар килгән.

Сирәк кенә булса да мобилизация вакытында альтернатив хезмәт хокукы юк дип җавап биреп повестка юллавын дәвам итүчеләр дә булган. Мондый гамәлләрне кешеләр мәхкәмәгә шикаять иткән", ди Кривенко.

Шунысын искәртү мөһим: бу кешеләр хәрби комиссариатка үзләре бармаган, ә анда язганнар яки альтернатив хезмәт үтү турындагы гаризаларын биреп, үзләренең вәкилләрен җибәргәннәр.

Хисапта тагын бер очрак турында әйтелгән: Петербурдан Кирилл Березинны мобилизацияләгәннәр. Ул хәрби комиссариатка килгән, тик кулына корал алудан, хәрби кием киюдән баш тарткан һәм альтернатив сивил хезмәт үтү хокукы бирүне сораган.

Мәхкәмә аның үтенечен канәгатьләндермәгән, чөнки элек Березин мәҗбүри хәрби хезмәт үткән булган. "Гомер эчендә кешенең карашлары үзгәрә ала — мәхкәмә моны игътибарга алмаган", дип искәртә хокук яклаучылар. Әмма шулай да ир судлашуын дәвам иткән һәм ахырдан аңа корал тотып хезмәт итмәү хокукы булса да биргәннәр: аны тылга җибәргәннәр — анда Кирилл Березин хәрби техника төзекләндерү белән шөгыльләнә диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG