Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәшһүр татар ханымнары турында комикслар китабы чыкты


Китапның тышлыгы
Китапның тышлыгы

3 февраль Казандагы милли китапханәдә татар комиксларының икенче җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды. Проект авторлары җыелучыларга татар хатын-кыз шәхесләренә багышланган комикслар сериясен тәкъдим итте. Китапның татарча версиясе әзер, соңрак урыс телендә дә бастырырга җыеналар.

Проект авторлары Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова белән комиксларның эчтәлеге, аларның чынбарлыкны никадәр чагылдыра алуы, яңа комикслар өчен каһарманнарны һәм рәссамнарны сайлау нечкәлекләре хакында сөйләштек.

Комиксларның беренче сериясе никадәр уңышлы булды дип саныйсыз? Укучылардан нинди фикерләр килде?

Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов

Рәдиф: Беренче тиражын мең итеп чыгардык, аннары өстәп тагын 500 данә бастырдык. Безнең мәгълүматка күрә, ул сатылып бетте, мәктәпләргә дә тараттык. Гомумән, таралды ул китап, кызыксыну уятты. Кешеләргә кызык иде, тик безнең үзебезнең сыйфат ягыннан ул китапка карата сорауларыбыз бар иде. Без аны яхшыртырга уйлыйбыз, чөнки кеше сорый. Хәзергә бөтен тиражы кибетләрдә.

Комиксларның бу чыгарылышын хатын-кызларга багышлау кем идеясе? Хатын-кыз каһарманнар (телеграм-каналда каһарманбикәләр дип укыдым) татар телле аудитория өчен никадәр актуаль?

Регина Гаязова
Регина Гаязова

Регина: Хатын-кызларга багышлау идеясе миңа килде – бала карап утырганда мин уйлана башладым, хатын-кыз татар телле бала үстерер өчен кимендә өч яше тулганчы, бала беренче телен – туган телен өйрәнеп беткәнчегә хәтле өйдә утырырга тиеш, чөнки балалар бакчасына китсә, анда күбесенчә катнаш төркемнәр. Беренче теле татар теле булса, ул төрле телләр өйрәнсә дә, туган телен онытмаячак дип уйлый идем. Кызлар өйдә утыралар, телне саклыйлар, яки эше аша, гаиләдәге традицияләр аша телне саклыйлар, мәдәниятне саклыйлар. Хатын-кызларның казанышлары турында алай күп сөйләмиләр. Шуңа күрә минем хатын-кызларның эшләгән эшләре турында сөйлисем килде. Рәдиф бу идеяне хуплады. Шәхесләрне ул сайлады, чөнки аның бу өлкәдә белеме күбрәк.

Рәдиф: Актуальлеккә килгәндә, үзегез дә беләсез, күпчелек татар телле аудитория хатын-кызлардан тора: хатын-кызлар концертларга, спектакльләргә йөри, белем бирү ысуллары белән шөгыльләнә һәм, гомумән, минемчә, татар хатын-кызларына татар хатын-кызлары турында укырга кызыктыр.

Нәкъ менә бу шәхесләрне кем сайлады яки алар ничек сайланды?

Рәдиф: Беренчедән, билгеле шәхесләр булсын, гомумән, миңа беренче булган хатын-кызлар идеясе якын иде, шуңа күрә анда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – беренче актриса, Сара Шакулова – беренче математика профессоры, Сара Садыйкова – беренче композитор, һәм Мәгубә Сыртланова – татар хатын-кызлары арасында беренче Совет берлеге каһарманы, очучы. Төрле яшьтәге ханымнар, төрле вакытта яшәгәннәр, төрле һөнәр ияләре – шуларны искә алып, нәкъ менә бу шәхесләргә тукталдык.

Комикслар документальме яки автор сюжетларымы? Ягъни бу тарихи шәхесләрнең тормышларына никадәр бәйле?

Рәдиф: Комикслар документаль чыганакларга нигезләнгән. Мәсәлән, Сара Садыйкова хикәясе Гөлшат Зәйнәшева китабы ярдәмендә язылган иде, мин аны документаль әсәр дип әйтә алам. Аңлыйсыздыр, теләсә нинди документаль әсәрдә дә барыбер ниндидер читкә тайпылышлар була, мәсәлән, ничек сөйләшкәннәр, тегесе кайда торган, бусы кайда торган һәм башкалар, бөтен нәрсә дә документальлеккә туры килеп бетмидер инде. Гомумән, бу комикслар – документаль әсәрләр: Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның истәлекләре бар, Сара Шакулованың – хатлары, Сыртланова һәм аның хезмәттәшләре турында гомумән күп нәрсә язылган.

Регина: Бу тарихи шәхесләр, мәгълүматны без күп эзләдек. Мәсәлән, Мәгубә апа турында эзләгәндә электроприбор музеена бардым. Анда аның фотолары, ул чиккән җәймә бар, чөнки сугыш вакытында "Ночная ведьма"лар нерваларын тынычландырыр өчен – мин бу хакта китапта да укыдым – чиккәннәр, һәм аның чигүле сөлгесен Мәгубә апаның кызы завод музеена биргән. Без шул сөлгенең рәсемен комикста да күрсәттек. Бу да чынбарлыктан алынган документаль мәгълүмат.

Комикс гадәттә җитди жанр кебек кабул ителми. Никадәр килешәсез мондый караш белән?

Регина: Мин үзем дә комиксларны җитди жанр дип кабул итми идем. Менә хәзер аны ничек кызык итеп күрсәтеп булганын һәм аның ничек җиңел укылганын аңлый башладым. Мәсәлән, шул ук яшүсмерләрдә, балаларда кызыксыну уяту өчен комикс бик кызык. Мин үзем шул ук график романнарны су кебек эчәм. Комикс аша да җитди әйберләрне сөйләп була.

Рәдиф: Миңа бу сорауны еш бирәләр. Ләкин, минемчә, кем комиксларны белә, күптән инде бик җитди итеп кабул итә. Мин комиксларны 90нчы еллардан бирле укыйм. Алар төрле була: бар суперкаһарманлы маҗаралар, бар бик җитди, мәсәлән "Маус", "Персеполис" кебек бик атаклы, төрле-төрле премияләр алган әсәрләр бар. Монда сүз килешмәү турында түгел, бу күптән инде билгеле факт. Комикслар тарихына берничә мең елдыр, сүз җитдилек турында түгел, эчтәлек турында бара. Эчтәлек бик җитди була ала.

Берничә ел элек Русиядәге милли телләрдә комикслар бик сирәк очрый иде (карел, мари, удмурт һ.б. телләрдә оригинал һәм тәрҗемә комикслар чыга), хәзер ул мейнстрим була аламы?

Рәдиф: Әле дә бездә җирле телләрдә комикслар аз, бармак белән генә санарлык. Удмурт телендә комикс чыга икән, без шундук аның турында беләбез. Минемчә, шулай булырга тиеш: син әле белмәгән иҗади кешеләр булса, бу даирәне киң дияргә була. Әлегә бу даирәне киң дип булмый. Мәсәлән, татар нәшрияты татарча комикслар чыгармый. Гәрчә инде ул шундый популяр булса да, тәрҗемә итми аларны. Урыс телендә әлбәттә комикслар бар. Хәзер инде фильмнар да чыга. Шуңа күрә минемчә монда әле үсешкә урын бар.

Регина: Никадәр мейнстрим була ала – белмим. Ләкин, мәсәлән мин, беренче комиксны чыгаргач, үземнең Балтач районына кайтып, авыл балаларына шушы комикс турында сөйләдем. Һәм шушы җыелган мәктәп балалары арасында – 9-10нчы сыйныфлар иде – комикслар укыйсызмы дип сорагач, бер генә бала кул күтәреп, "Мин Марвелны укыйм", диде. Авыл балалары комиксның нәрсә икәнен белмиләр, ә шәһәр балалары татар телен белмиләр. Менә шунысы кызык. Мейнстрим булсын өчен, күп хезмәт түгәргә яки ниндидер трендка эләгергә кирәк. Татар телендәге комиксларны күрәбез, алар күбесенчә йә әкиятне комикс формасында ясыйлар яки инде кечкенә балалар өчен комикс чыгаралар. Ә безнең комикслар тарих турында, мәсәлән, балага тарихны җиңел үзләштерү өчен яхшы, зурлар өчен дә кызыклы – белмәгән тарихны белеп була. Безнең өчен комисклар реаль тормышны күрсәтү чарасы.

Сюжетлар комиксларны ясаган рәссамнар авторлыгындамы? Әллә дүрт каһарманбикә тарихын да бер кеше яздымы?

Рәдиф: Бар текстларны да мин үзем яздым. Башта мин аларны хикәя итеп, бу әйберләрне рәссамнар ясар дип күзаллаудан чыгып ясадым. Әлбәттә, без аннары авторлар белән минем бу әйберне болай ясыйсым килә, ә бу әйберне мин төшереп калдырам, дип сөйләштек. Рәссамнарның сорауларына карап, мин аларны төзәттем, һәм нәтиҗәдә текстлар минеке.

Рәссамнар белән тәфсилләбрәк таныштыра аласызмы? Алар ничек сайланды, персонажларны үзләре сайладымы?

Регина: Беренче проектта безнең әзрәк авызыбыз пеште: кайбер рәссамнар башта ризалашып, аннары башка проектка китәбез, яки безнең ясарга теләгебез җитеп бетми, дигәч, проект барышында берничә кешене алыштырырга туры килде. Бу шулкадәр авыр эш, чөнки синең вакыт чикләнгән, типография белән сөйләшенгән, ә авторлар эшләп бетермиләр. Шуңа күрә бусында комикс ясаган авторларны җыю, икенчедән, аларның хатын-кыз темасына якын булуы, ягъни безнең идеалларыбыз, "җеннәребез" туры килүе мөһим иде. Эчке кызыксыну булса, авторлар ахырына кадәр эшләп бетерер дип уйладым. Һәм, күз тимәсен, бөтен авторлар да безнең өчен алтын кебек.

Рәдиф: Безгә 28 гариза килде. Әлбәттә, алдагы җыентыктан соң тәҗрибә бар иде: кем яхшырак ясый, яисә кем җентекләбрәк тикшеренә, эзләнә, гомумән, дедлайнның нәрсә икәнен аңлаганын күрә идек. Шуңа күрә без Руслан Ибраһимовны алдык – ул, комиксчы булмаса да, бик шәп рәссам, бирелеп эшли, сораулар бирә ала. Шулай ук Казаннан Юлия Галиәкбәрованың ясау стиле ошады, ул үзе ясаган комиксны җибәргән иде. Үзе әйтүенчә, бу аның беренче тәмамланган комиксы, элек ул ясаса да, тәмамламый иде, әмма аның комикс ясауда тәҗрибәсе бар. Наталья Якунина гомумән билгеле иллюстратор, Уфада эшли. Ул безгә хәтта портфолио итеп түгел, "менә бу кибеттә минем китаплар чыкты", дип кибеткә үк сылтама җибәрде. Һәм Арина Филиппованың безгә мистик стиле ошады — ничектер бик хәтәр рәсемнәр. Мин хәтта уйладым, Мәгубә Сыртланова "убыр" булгач, бәлки аңа убыр образы охшагандыр. Укыганда күрерсез, аның комиксының һәр бите бер аерым рәсем кебек, һәрберсен фәлсәфи яктан күрсәтә. Ничектер турыдан туры сюжетны күрсәтми, һәр биттә берничә катлам бар. Һәрберсе белән төрлечә эшләдек, кемдер күбрәк детальләргә игътибар бирә иде, кемдер сюжет буенча сораулар бирә иде. Кайвакытта, мәсәлән, бу бинаны башка бинага алмаштырырга кирәк, яисә бу кием вакытына туры килми, башка киемгә алмаштырырга кирәк дип үзгәреш кертә идек.

Регина: Персонажларны сайлавы кызык булды. Рәдиф бераз сөйләде инде, менә мәсәлән мин Сара Шакулова турында комикс ясаган рәссам Юлия Галиакбәрова белән сөйләшкәндә, ул миңа: "мин башкалар турында беләм, Сара Шакулова турында гына белмим", диде. Бу нигәдер минем башыма кереп калды. Арина Филиппова башта ук "Мин Мәгубә турында ясыйм, чөнки минем "Төнге убыр"ларга ("Ночные ведьмы") хөрмәтемне җиткерәсем килә" дигән иде. Ягъни, ул хатын-кызлардан торган авиаполк турында инде ишеткән һәм шуңа күрә ул тема аңа якын иде. Руслан инде "Сара Садыйкова минем нәнәй белән таныш булган, мин аның турында ясыйм", диде, ә Сәхибҗамал Наталья Якунинага эләкте, чөнки Наталья да Уфадан һәм Сәхибҗамал да Уфада "Нур" театры труппасын оештырган булган. Шуңа күрә ничектер җиңел генә бүленде, көчләү булмады.

Коммерцияле проектмы бу? Сатылачакмы? Кайлардан алып булачак?

Регина: Беренче проект күбрәк социаль проект иде. Без аны ясадык, балалар татар теле белән күбрәк кызыксынсын дип мәктәпләргә тараттык. Без ике проектны да грант акчасына эшләдек, чөнки китап чыгаруы бик кыйбатлы эш. Без беренче китапны чыгарганнан соң – моңа инде ике ел үтте – бәяләр икеләтә артты. Хәзер ул китап икеләтә кыйбат.

Бусында инде проект тулысынча коммерцияле – татар комикслары ясауны дәвам итү өчен финанслар кирәк бит. Мине хыялым – бу үз-үзен тәэмин итә ала торган проект булса, бик шәп булыр иде, чөнки грант язып, грантка өметләнеп, кемнәндер нидер көтү нәтиҗәле дә түгел, вакытны да бик күп ала. Мәсәлән, бу проектка әзерләнгәндә мин сигез грантка гариза яздым, һәм аның алтысы – бушка, бернинди дә җавап килмәде. Әгәр дә сатылса, без башка татар шәхесләре турында сөйләүне тагын дәвам итә алсак, мин бик шат булыр идем. Күрербез.

Рәдиф: Бу, әлбәттә инде, коммерцияле проект. Китаплар сатылачак. Нигә? Гомумән, без бушлай таратмыйбыз. Гадәттә, бушлай таратканда кеше укымый, алмый. Минем үземдә әллә нинди бушлай алынган китаплар бар, яртысын укысам әйбәт булыр иде. Шуңа күрә безнең теләгебез бу китапны Русия төбәкләрендә таратырга һәм чит илләргә дә җибәрергә. Без аны урыс теленә дә тәрҗемә иттек, Аллаһ боерса, ул урыс телендә дә чыгачак. Аны да ничек тарату турында уйлыйбыз.

Кайвакытта татар кешесе дә: "әйдәгез рус телендә алыйм, мин татарча белмим", ди. Ләкин мин төрле кешеләргә күрсәткән идем, алар комискларны гомумән укырга җиңелрәк, диде, чөнки, беренчедән теле җиңел, икенчедән, анда рәсемнәр бар. Минемчә, татар телен белү дәрәҗәм зәгыйфь дип уйлаган кешеләргә дә бу әйбер якын булачак. Чит илдәге татарлардан теләк белдерүче булса, үзегезнең чатларыгызда сораштырыгыз, почта яисә кеше аша җибәрәбез, дибез. Мәсәлән, беренче комиксны без шулай Төркиягә, Канадага җибәргән идек. Кешенең теләге булса, әлбәттә, ул аны ала. Кешегә чит илдә татар китаплары кызыграк кебек, чөнки алар монда бөтен җирдә тулып ята, ә анда һәрбер китап кадерле мәрҗән кебек.

Регина: Безнең беренче комиксны без төрле кибетләргә куеп карадык. Иң яхшы сатылган урын – "Смена" һәм "Айда сувенир" кибетендә. Бу китапның урыс телендәгесен Татарстаннан тыш кибетләрдә куеп карыйсыбыз килә. Бу юлы "Смена" белән сөйләшәбез һәм "Айда сувенир" алдан ук ризалык бирде, "Айда" кибете аша башка шәһәрләргә дә заказ биреп була. Чит илдәге татарларга килгәндә, әлегә кадәр язган кешеләргә без ничектер сөйләшеп, кемнедер табып, җибәрү юлын көйли идек.

  • "Маус" – Пулитцер премиясенең махсус номинациясендә җиңгән бердәнбер комикс. Жюри әгъзалары китапны сәнгати яки документаль дип саный алмадылар, бу чыннан да җиңел түгел: бер яктан, комикс авторга әтисе, Холокост шаһиты булган кеше сөйләгән кешенең чын тарихын күрсәтә. Ә икенче яктан – комикс битләрендә кешеләр юк. Яһүдләр – тычкан, алманнар – мәче, ә калган милләтләр бака, дуңгыз һәм этләр сурәтендә ясалган.
  • "Персеполис" – язучы Маржан Сатрапиның Ирандагы ислам инкыйлабы һәм үзенең олыгаюы турындагы автобиографик комиксы. Бу ике вакыйга параллель рәвештә үсә: Маржанның әти-әнисе яулык киюгә каршы митингларда катнаша, абыйсы төрмәдә үлә, ә бу вакытиа ул дусларын, мәхәббәтен һәм тормышта үз урынын табарга тырыша – ахыр чиктә аерылышуны һәм мөһаҗирлек юлын сайлый. Комикста фаҗигале нәрсәләр күп булса да, ул җиңел укыла: өлешчә, инкыйлабның коточкыч куркыныч якларын без бала күзләре белән күргәнгә, ә өлешчә – Маржанның ихлас күңеллелеге һәм мультфильм раскадровкасын хәтерләткән кара-ак рәсемнәре аркасында. "Персеполис"ның анимацион варианты "Оскар" һәм "Алтын глобус"ка номинацияләнә һәм Канн фестивалендә жюри бүләген ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG