Accessibility links

Кайнар хәбәр

Kино тарихчысы Рәшит Янгиров вафат


Русиянең атказанган кино тарихчысы Рәшит Янгиров 54 яшендә якшәмбе көнне яман шеш авыруыннан хастаханәдә вафат булды.

Рәшит Янгиров совет кино сәнгатендә танылган тарихчыларның берсе иде.

Ул, 1917 елда большевик режимы урнашканнан соң Русиядән китәргә мәҗбүр булган күренекле кино осталарының тормышын сурәтләгән "Телсезнең коллары" дигән мәшһүр китабы белән танылды. Китабында Янгиров беренче дөнья сугышы алдыннан Һолливуд, Берлин һәм Парижда кино тармагының үсешенә зур өлеш керткән Русия мөһәҗирләре булган мәшһүр кино осталарының тормышы һәм уңышлары белән таныштыра.

Янгиров читтә яшәүче русияләр китапханәсендә эшләгән. Хезмәттәшләре аның турында: "Фильм тарихчылары арасында тиңсез язучы иде", дип язып калдырган.

Әйтергә кирәк, Янгировның Русия киносы һәм фолкьлоры турында 200-дән артык китабы бар.

1954 елда Башкортстанның Уфа шәһәрендә туган Янгиров, 1977 елда Мәскәү дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый.

Associated Press хабәр агентлыгының Русия төбәкләрендәге җаваплы башлыгы Анди Браддел 1988 елда Янгиров белән очрашуы турында: “Янгиров һәм аның хатыны белән кич утырган вакытта, Рәшит әфәнде Советләр Берлеге турында сөйләде. Минем өчен бу мәгълүматлар дәрестә өйрәнгәннәрдән дә файдалырак булды", дип искә ала.

Рәшит Янгиров Мәскәүнең Востряков зиратында чәршәмбе көнне җирләнде.
XS
SM
MD
LG