Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле: акчалар бүленә, сөйләшүчеләр кими


Төньяк Осетия һәм Чечня белән чагыштырганда Татарстанда ана телен куллану түбән дәрәҗәдә. Чөнки гаиләдә дә, мәктәптә дә урысча сөйләшүчеләр күбрәк. Белгечләр киләчәктә хәл тагын да аянычрак булачак дигән фикердә. Гәрчә телләр үсеше программаларына шактый акчалар бүленсә дә.

Төньяк Осетиянең һуманитар һәм социаль тикшеренүләр институты урыс һәм милли телләрнең кулланылышы проблемасы нигезендә сораштыру уздырган. Анда Осетиядән тыш, Татарстан һәм Чечня республикалары алынган. Һәм өч республика арасыннан милли телне куллану өлкәсендә иң аянычлы хәл Татарстанда күзәтелә.

Сораштыруда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 250 тәрбияче, 11 сыйныфта укучы 250 укучы һәм гади халык арасыннан 500 кеше катнашкан. Сораулар исә урыс һәм ана телләреңен эштә, көндәлек тормышта кулланылышы хакында, шулай ук халык өчен мөһимлеге, кайсы телгә өстенлек бирелүе һәм сөйләм тәртибенә кагылышлы булган.

Әлбәттә, бүген ана телен өйрәнү күбрәк гаиләдән башланырга тиеш дигән сүзләр йөри. Ни кызганыч, бу өлкәдә Татарстанда хәл мактанырлык түгел. Чөнки халыкның 73% өйләрендә урысча, ә 72% татарча аралаша икән. Димәк, урыс теле белән татар телендә сөйләшү тигез дияргә була.

Ә менә Чечняда гаиләдә ана телендә 96% чечен сөйләшә, ә урыс теленә өстенлек бирүчеләр 30% кына.

Шулай ук Татарстанда мәктәп укучыларының да күбесе урысча сөйләшүне кулай күрә булып чыккан. Ягъни сораштыру күрсәткәнчә, республикадагы 96% укучы урысча аралаша, ә Чечняда бу сан - 70%.

Шулай итеп Татарстанда милли телләр үсешенә бәйле бик күп республика программалары эшләсә дә, чынбарлык куанырлык түгел.

Николай Максимов
Моның сәбәпләрен Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында белем бирүче Николай Максимов милли мәгариф хәле белән бәйли.

- 90нчы елларда шактый татар гимназияләре ачтык, ә аларның бүген берсе дә төгәл фәннәрне татар телендә укытмый. Бары татар теле һәм әдәбияты гына ана телендә бара. Шәһәр баласы әгәр татар гимназиясендә укыса да өйгә кайткач һәм урамда урысча гына сөйләшә булып чыга. Чөнки фәннәр барысы да урыс телендә. Ә авылларда мәктәпләр саны хәзер аз.

- Гаиләдә күбрәк урысча аралашу да шул сәбәпле дип саныйсызмы?


- Дәресне әзерләргә кирәк бит. Ә алар урыс телендә булгач ул аны эшләгәндә үзеннән-үзе әти-әнисе белән дә урысча сөйләшүгә күчә. Чөнки терминнар барысы да шул телдә. Аптырагач әтисе белән әнисе дә урысча аңлата башлый.

- 90нчы еллар башында татарча шактый дәреслекләр чыкты. Хәзер алар да кирәксезгә әйләндеме?


- Әйе, кирәксез. Чөнки быелдан бөтенесе Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) урысча тапшыра. Хәтта 11 сыйныфны тәмамлаучы 30-40 мең бала арасыннан татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны бары 46 укучы гына сайлады. Мин шуны аңламыйм: бездә президент, депутатлар бар. Алар республикада татарча укыту мәсьәләсендә эшләмиләр булып чыга. Ә соңгы мәгариф һәм фән министрлары татар милли мәгарифе проблемалары хакында бөтенләй уйламый. Ягъни милли мәгарифкә рәтле караш юк. Мисал өчен без дүрт кеше – академик Мирфатыйх Зәкиев, мин һәм ике укытучы татар мәктәбе өчен программа яздык. Ул 166 биттән тора. Безгә шуны эшләгән өчен дүртебезгә 8 мең сум акча бирделәр. Ә бу бит дәүләт дәрәҗәсендәге җаваплы эш. Шул ук вакытта башка программаларга бик күп акчалар бирелә. Мәгариф министрлыгы ул акчаны “отмывать” итү урынына әйләнеп китте, минемчә.

- Әмма татар телен өйрәнү өчен төрле программалар барлыкка килә бит?

- Әйе, дәреслекләр, экспериментлар уйлап чыгаралар. Мәсәлән “Татарча да яхшы бел” дигән эксперимент бар. Ә ул татар мәгарифен, ягъни урыс балаларын татар теленә өйрәтүне “көрчеккә” алып бара торган программ. Нәкъ аның өчен мәгариф министрлыгы шундый зур акчалар түгә. Шул ук вакытта методик дәреслекләрне чыгарырга аларның мөмкинлекләре юк.

- Ягъни министрлык үзе теләгәннәргә генә акча бүлә булып чыга?

- Кемгә файда китерергә тели, шулар белән эшли. Дәүләт бит шактый акча бирә. Әмма ул акча кайда киткәнен кем тикшерә соң? Бөтен хикмәт тә шунда. Берүә дә татар телендә ничә бала укыганын белми. Ә министрлыкның саннары гел яхшы. Халык та замана авыр булу сәбәпле, милләтне саклау турында бик уйлап тормый.
XS
SM
MD
LG