Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстанның инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт шурасының элекке депутаты Рифат Ганибаевны зур күләмдә акчалар белән хәрәмләшүдә гаепле дип тапкан (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе, 4нче өлеше) һәм 3,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Прокурор Ганибаевны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итүне сораган булган.
Тикшерү фаразынча, 2018 елда, "Катыргы һәм полиграфия эшләнмәләре мәгариф-җитештерү оешмасы"ның күзәтү шурасы рәисе булып торган чакта ул инвалидларны аслыклар (подгузниклар) һәм сеңдерә торган җәймәләр белән тәэмин итү өчен ике дәүләт контракты алган. Контрактларны башкарган вакытта бюджет акчаларын урлаган. Килгән зыян бер миллион сумнан артык дип бәяләнә.
Тикшерүчеләр фикеренчә, Ганибаев кушканга күрә, "Катыргы һәм полиграфия эшләнмәләре мәгариф-җитештерү оешмасы" хезмәткәрләре Русия пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсенә 305 ялган акт тапшырган. Бу актларда инвалидлар 1,6 млн сумлык тернәкләнү кирәк-яраклары алды, дип күрсәтелгән.
Тикшерү фикеренчә, бу акчалар башта "Катыргы һәм полиграфия эшләнмәләре мәгариф-җитештерү оешмасы"ның хисабына яткан, соңрак Ганибаев аларны урлаган.
Рифат Ганибаев 2004 елдан 2019 елга кадәр Татарстан Дәүләт шурасы депутаты иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум