Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстанда язгы ташу башланды: күперләрне су баса, машиналарны юдырып алып китә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстанның Кушнарен районының Матвеев авылында Чирмәсән елгасы күтәрелеп, юлны су баскан. Бүген иртәнге сигездә бу юлдан барган  Audi машинасын агым белән юдырып алып киткән. Машинада ир, хатын-кыз һәм 14 яшьлек үсмер булган, алар машинадан чыгып агачка менгән диелә.

Башкортстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кар сулары басуы турында бер тәүлек эчендә 268 хәбәр килгән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Кушнарен районының Матвеев авылында Чирмәсән елгасы күтәрелеп, юлны су баскан. Бүген иртәнге сигездә бу юлдан барган Audi машинасын агым белән юдырып алып киткән. Машинада ир, хатын-кыз һәм 14 яшьлек үсмер булган, алар машинадан чыгып агачка менгән диелә. Коткаручылар килеп, аларны көймә белән имин урынга күчергән. Хәзерге вакытта түбәсеннән суга күмелгән машинаны чыгару мәсьәләсе хәл ителә диелә.

Әйткәндәй, кичә 3 апрельдә Башкортстанда Хәйбулла районында да юлга күтәрелгән су йөртүчесе белән бергә бер машинаны агызып алып киткән иде.

Шулай ук Башкортстанда Дәүлекән районында сигез кешене су басудан коткарганнар, аларның бишесен вакытлыча тоту урынына урнаштырганнар.

Язгы ташуда Татарстандагы күперләрне дә су баса. "Бизнес Online" хәбәренчә, кар нык тиз эрегәнгә күрә, Ык елгасы күтәрелеп, Азнакай районының Тымытык авылы белән Башкортстанның Бакалы районы Яңа Тымытык авылын тоташтырган күпер су астында калган. Күпердә хәрәкәтне туктатканнар. Шулай да су баскан урыннарга торак йортлар керми, дип искәртелә.

Кичә исә Буа районында Зөя елгасы күтәрелеп ике күперне су басуы хәбәр ителгән иде.

  • Элегрәк "Известия" басмасы метеорологлар белән сөйләшеп язма чыгарган иде, анда Идел буе төбәкләрендә аномаль язгы ташулар булырга мөмкин дип кисәтелде.
  • Белгечләр әйтүенчә, Русия үзәгендә яуган кар нормадан 30-40 процентка артык. Бу язын көчле ташуларга китерергә мөмкин дип фаразлый алар.
  • Моннан берничә ел элек Һава кинәт җылыну сәбәпле Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында көчле су басулар булды. Казанның Салмачы бистәсендә йортларын су баскан хуҗалар моның сәбәбен шәһәр хезмәтләренең битарафлыгы белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG