Accessibility links

Кайнар хәбәр

"РамаZан күчтәнәче". Татарстан мөфтияте сугышка җибәрәсе һуманитар ярдәмен изге Рамазан аена бәйләмәкче


Һуманитар йөкне сугыш кырына изге Рамазан ае тәмамлангач илтмәкче булалар. Акчаларны "Зәкәт" хәйрия фонды җыя.

Татарстанда республикадан Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән хәрбиләргә ярдәм өчен "РамаZан күчтәнәче" дигән чара уза. Аны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештыра, бу хакта нәзарәт сайтында хәбәр ителә.

Һуманитар йөкне сугыш кырына изге Рамазан ае тәмамлангач илтмәкче булалар. Акчаларны "Зәкәт" хәйрия фонды җыя.

Татарстан мөфтияте республика мөселманнары җыйган биш тонна һуманитар йөкне сугышка инде илтеп тапшырулары турында хисап биргән.

Былтыр Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да "махсус хәрби операциядәге" (Русия хакимиятләре Украинага һөҗүмне шулай атарга куша - ред.) хәрбиләр ураза тотмаса да була, алар аны башка вакытка күчерә ала дигән иде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаган беренче көннәрдән үк Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды хәрбиләр өчен кирәк-ярак җыя. Моны ачык чыганаклардагы мәгълүматлар - хакимият яклы медиада, нәзарәтнең сайтында чыккан хәбәрләр раслый.

Шул ук вакытта фонд сайтында хәрбиләргә ярдәм турында сүз юк. Монда "Зәкәт"нең халыкның иң яклаучысыз катламына ярдәм итүе генә әйтелгән: күп балалы гаиләләргә, аз керемлеләргә, авыр тормыш хәлендә калучыларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә. Шулай ук фонд каты авыручы балаларның һәм олыларның дәвалану чыгымнарын капларга булыша.

Әйтик, хакимият тарафлы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының 2022 елда 8 ноябрьдә чыгарган хәбәрендә әйтелгәнчә, "Зәкәт" хәрбиләр өчен "7 миллион сумнан артык" акча җыйган.

Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте сугышны эше һәм сүзе белән хуплап, моны дин ягыннан аклаучы дин әһелләре турындагы язмалар чыгарып бара. Соңгысы быел 5 апрельдә чыкты һәм ул Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин турында иде.

Айнур Биргалин Русиянең Украинага каршы сугышын актив рәвештә хуплап килә. Ул мобилизация үткәрүне яклый, хакимиятне хуплаучы митингларда, төбәк телевидениесендә һәм федераль телеканалларда чыгыш ясый, Европа, Америка һәм НАТОны — "мөнафикъ", "Русия һәм дин дошманнары" дип, ә Украина хакимиятләрен "фашистлар" дип атый.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1441, Башкортстаннан кимендә 1841 кеше һәлак булган.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG