Татарстанда фосфорорганик химия өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган Арбузов бүләген долларларда түгел, сумнарда тапшырачаклар. Биш мең доллар урынына (425 мең сум) 500 мең сум бирәчәкләр.
Бу үзгәрешләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов керткән, дип яза "Бизнес Online".
"5 мең АКШ доллары" дигән сүзләрне "500 мең сум" дигән сүзләр белән алыштырырга, диелә ул фәрманда.
Фосфорорганик химия өлкәсендәге халыкара Арбузов бүләген 1997 елда Татарстан президенты булдырды. Бу бүләкне фосфор химиясе үсешенә зур өлеш керткән галимнәргә ике елга бер бирәләр.
- 2021 елдан башлап Русия хакимиятләре АКШны "дус булмаган ил" дип саный. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач ике илнең министрлыклары арасындагы элемтәләр нык какшады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум