Accessibility links

Татарстанда батып үлүчеләр саны арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Атна саен ике-дүрт кеше батып үлә.

Бу ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 39 кеше батып үлгән. Былтыргы шушы ук чор белән чагыштырганда бу 20 кешегә күбрәк. Үлемнәрнең яртысы – исерек килеш су коену аркасында, дип сөйләгән Татарстан хөкүмәт йортында янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында кече көймәләр баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

— Суда хәлләр катлаулы. Татарстанда 39 кеше батып үлде. Атна саен ике-дүрт кеше үлә. Былтыр бу вакыт эчендә 20 кешегә кимрәк үлгән иде, — дигән ул.

Кешеләрнең яртысы исерек килеш су коенганда үлгән. "Кичә генә Аккош күлендә бер исерек ир баласы белән йөзеп йөргән. Үзе бата башлаган да иң соңгы мәлдә генә баланы үзеннән этеп җибәргән. Баласын шунда булган кешеләр коткарган", дип сөйләгән Венедиктов.

Шул ук вакытта батып үлүчеләрнең артуына эссе һава торышы да сәбәпче – кешеләр яр буйларына барырга мәҗбүр.

  • Узган атнада Татарстанда һава торышы 30 градустан артыграк торды, ә шимбә көнне 36 дәрәҗәгә үк җитте. Атна башыннан Казанда 13 кешене эссе бәрүе әйтелгән иде.
  • Былтыр да июль башларында Татарстан белән Башкортстанда челлә торды. Температура урыны белән 40 дәрәҗәгә җитте, кайбер җирләрдә аннан да артты. Эсселектән качу өчен сулыкларга агылган кешеләр арасында батып үлүчеләр дә шактый булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG