2024 елның җиде аенда Татарстан бюджетының төп керемен тәшкил итүче табыш салымы 90,2 млрд сумны тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чорыннан 12,9 млрд сумга, яки 12,5 процентка азрак. Әлеге саннарны бүген Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова "Татар-информ" дәүләт агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Аныңча, салым табышының кимүе нефть һәм нефть-химия җитештерүенә бәйле.
— 12 млрд сумга кимегән салымның 6 млрды "Татнефть" оешмасына туры килә. Бу бәягә (нефть бәясе), курс аермасына (рубльнең долларга карата бәясе үзгәрүе), углеводород чималына өстәлгән керем салымынының үзенчәлегенә бәйле, — диде ул.
Шулай ук СИБУР карамагына күчкән "Түбән Кама нефтехим", "Казан оргсинтез" ширкәтләре дә салым киметкән. Мәсәлән, "Казан оргсинтез"да реакторда ремонт вакытында эш туктап торган, диде Анфимова.
- Татарстан табышка салым ел башыннан кими. Беренче яртыееллыкта ул 5,4 процентка төшкән иде. Ул вакытта Татарстан үзендә җыелган салымнарның 69 процентын — федераль үзәккә юллады, 31 проценты — республикада калдырды.
- 2024 елның җиде аенда Татарстан бюджетында 298,6 млрд сум салым җыелган. Иң күп керем — 93,2 млрд сум физик затлар кеременә салымнан (НДФЛ) кергән. Бу хезмәт хакы арту белән бәйле.
- Моңа кадәр Татарстанда һәм Башкортстанда икътисад үсеше акырынаюы күзәтелә башлады. Табигый байлыклар табу Татарстанда 3,3 %ка, Башкортстанда — 8,4%ка төште. Өченче ай рәттән Татарстан дизель ягулыгын Русия базарында сатуны киметте. Икътисадчылар моны дроннар һөҗүме нәтиҗәсе белән бәйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум