Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кунакханә хуҗалары туристлардан салым җыюга зарлана: "Ябылсак, җиңелрәк булачак"


Чистай шәһәре. Архив фотосы
Чистай шәһәре. Архив фотосы

Чистайдагы кунакханәләрнең вәкилләре туристлардан җыелган салым чынлыкта бер процентны тәшкил итми, 6-10 процентка чыга ди.

Татарстанның Чистай районындагы кунакханә хуҗалары шәһәр хакимияте белән очрашкан. Алар туристлардан җыела торган яңа салым эшмәкәрлеккә авырлык китерә дип зарланган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның кайбер районнарында кунакханәләр һәм отельләрдән турист салымы җыела башлады. Яңа салым кунакханәләрдә, хостелларда һәм башка яшәү урыннарында бер тәүлек яшәү бәясенең 1%-ын тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта салым 100 сумнан да ким булмаска тиеш.

"Кунакханәдә урын алу (бронь) сервисларына бүлмә бәясеннән 15 процент түлибез, туристлар салымы түләячәкбез. Нәрсә калачак? Ябылсак җиңелрәк булачак!" — ди Чистайның "Кама" кунакханәсе җитәкчесе Рузалия Мөкминова.

Аның әйтүенчә, "Кама" кунакханәсендә йокы урыны арендалау кимендә 1000 сум тора. Әгәр дә туристлардан 100 сум салым алсаң, бу бәянең бер проценты түгел, 10 проценты дигән сүз. Шул ук вакытта "Кама"да 20 бүлмә бар, бер ел эчендә бу кунакханә 57 процентка гына тулы була, ди ул. Мөкминова әйтүенчә, Чистайга туристлар агымы зур түгел, күпчелек туристлар бер көнгә генә шәһәр карарга гына дип килә, кунып калмый.

Шул ук вакытта әйтик фатирларын тәүлеклек арендага бирүчеләр, ял базасы хуҗалары салым түләүчеләр исемлегенә эләкмәде, алар тиешле тикшерүләрне дә үтми, хезмәткәрләренең дә медицина картасы юк ди ул."Болай да бөтен әйбер өчен кем түли — шул кешедән салым алалар. Ә кем рәсми теркәлмичә эшләгән, шулай эшләвен дәвам итә. Әгәр безне ишетмәсәгез, кабат фатир яллауда "кара бизнес" чәчәк атачак", дип зарланган "Кама" кунакханәсе җитәкчесе.

Чистайда барлыгы ике кунакханә бар. Икенчесе — "Чистополь"нең баш мөдире Гөлкәй Мостафина да 100 сум салымны күп дигән.

"Ноябрьдән майга кадәр керемебез бөтенләй юк. Нигездә җыеп куелган акчаларга яшибез: хезмәт хакы түлибез, коммуналь чыгымнарны, бөтен әйбер кыйбат, чыгымнар күп. Бу 100 сум — безнең кунакханәдәге иң арзанлы бүлмәнең алты проценты дигән сүз. Бу бик күп. Мосафирлар бөтенләй юк, мәсәлән бүген безнең 45 бүлмәнең икесендә генә кеше бар", дигән Мостафина.

  • Шәһәрләрнең туристлардан салым җыю хокукы 2024 елның июлендә Русия салым кодексына үзгәрешләр керткәннән соң барлыкка килде. Хәзер муниципаль берәмлекләр турист салымын үзләре кертә һәм аның ставкаларын да үзләре билгели ала.
  • Салымны җыю эше кунакханәләргә һәм хостелларга тапшырылган. Шулай итеп, туристлардан турыдан-туры акча таләп ителмәячәк, салым бүлмә бәясенә кертеләчәк һәм кунакханә тарафыннан бюджетка күчереләчәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG