Бүген, 4 февральдә Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсендә татар әкиятләре каһарманнары исемнәренә тауар билгеләрен теркәү белән бәйле беренче мәхкәмә утырышы үткән. Анда "Әкият" курчак театры һәм "Национальные игрушки" ширкәте катнашкан. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.
Утырышта "Национальные игрушки"ның гаризасы каралган. Ширкәт "Су анасы" дигән исемне кулланган өчен "Әкият" театрыннан 10 мең сум компенсация таләп итә.
Элегрәк "Национальные игрушки"ның "Су анасы" дигән тауар билгесен теркәве ачыкланган иде.
Мәхкәмәдә ширкәттән Елена Питиримова, ә "Әкият" театрыннан юрисконсульт Олеся Зиннәтуллина катнашкан.
Утырышта Зиннәтуллина бу эшкә Монополиягә каршы федераль комиссияне дә җәлеп итәргә тәкъдим ясаган. Әмма аның бу үтенечен хөкемдар кире каккан, чөнки комиссиянең карары бу эш барышына йогынты ясамаячак диелгән.
"Монда без тауар билгесенә аерым хокукларның бозылуын карыйбыз. Монополиягә каршы хезмәт исә "Национальные игрушки"ның гамәлләре монополиягә каршы кануннарга ярашлымы дип карый. <…> Киләчәктә тауар билгесен саклау хокукы Роспатент аша яки башка юл белән гамәлдән чыгарылса да, 1 сентябрьдә һәм 27 октябрьдә тауар билгесе хуҗасының хокуклары гамәлдә булган бит", дип каршы төшкән ширкәтнең адвокаты.
Нәтиҗәдә бу эшкә өченче затлар буларак Татарстан мәдәният министрлыгын һәм Татарстан интеллектуаль милек агентлыгын җәлеп итәчәкләр. Киләсе утырыш 4 мартка билгеләнгән.
- Быел октябрь башында "Әкият" дәүләт курчак театры мөдире Илгиз Зәйниев театрдан Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар әкиятләре каһарманнарын кулланганы өчен 500 мең сум акча каерырга маташалар диде.
- "Национальные игрушки" ширкәте Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызы кебек сүзләргә патент алган булып чыкты. Бу татар әкиятләре каһарманнарының исемнәре тауар билгесе буларак теркәлеп үзләштерелгәне ачыкланды.
- Башта "Национальные игрушки" ширкәте "Әкият" театрыннан ярты миллион сум акча түләүне таләп иткән булса, Зәйниевнең бу мәсьәләне җәмәгатьчелеккә чыгарганнан соң ширкәт җитәкчесе Искәндәр Әсәнов килешү тәкъдиме белән чыкты. Ул "Коммерсант"ка "Әкият" театры бу каһарманнарны бер сумга кулланырга рөхсәт итәргә риза булуын әйтте.
- Дөнья татар яшьләре форумы әлеге хәл белән килешмичә, Роспатентка хат юллады. "Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: "Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында" федераль канунның II бүлеге, 8нче маддәсе буенча халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый", дип белдерде форумның матбугат хезмәте.
- Азатлык Радиосы аралашкан белгеч бу очракта аерым ширкәт тә, Роспатент оешмасы да гаепле түгел, бу матди булмаган мирас турында канунның камил түгеллеген күрсәтә, дип сөйләде.
- Шул ук вакытта Татарстанда татар халык әкиятләре каһарманнарының исемнәренә патен алган ширкәт хәзер яңаларын — "Убырлы карчык" белән "Алтынчәч"не дә теркәмәкче була.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум