Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар активистларында Русия куәт оешмалары тентү үткәрә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әлегә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активист Рәфикъ Кәлимуллинга һәм Зиннур Әһлиуллинга килүләрен җиткерде.

Бүген, 24 майда, Татарстанда татар активистларында Русия куәт оешмалары тентү үткәрә. "Азатлык" татар яшьләре берлеге үзенең Telegram-каналында хәбәр итүенчә, полиция активист Рәфикъ Кәримуллин өенә килгән. Әлегә Кәримуллин белән элемтә юк диелә. Рәфикъ Кәримуллин — "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты.
Төрле елларда ул төрле темаларга багышланган пикетларга чыкты.

Шулай ук, полиция активист Зиннур Әһлиуллинны да алып киткән, дип җиткерә "Азатлык" татар яшьләре берлеге.

Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

Шул ук вакытта бүген иртәнге сәгать 7дә полиция татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашаповларның хатыннары янына да килгән. "Хатыным Нурзиянең эш телефоннарын, компьютерын, үзен дә алып киткәннәр. Соңыннан аны җибәргәннәр. Нәфиснең хатыны Изәлияне дә алып киткәннәр. Аның да телефоннарын тартып алганнар", ди Рәфис Кашапов.

Рәфис һәм Нәфис Кашаповларның хатыннарында уздырылган тентү "террорчылык эше" белән бәйле дип яза "Sota" каналы. Кашаповларның икесе дә Русиядән читтә яши: Рәфис Кашапов Британиягә күченеп киткән, ә Нәфис Кашапов хәзер Польшада гомер итә. Икесе дә — "Азат Идел-Урал" дигән хәрәкәт әгъзалары. Рәфис Кашапов Кырымны аннексияләүне хөкем итүе, сәяси карашлары өчен өч ел Русия төрмәсендә утырып чыккан иде.

13:15тә ЯҢАРТЫЛГАН: Соңрак билгеле булганча Рәфикъ Кәримуллинны полиция бүлегеннән чыгарганнар.

"Рәфикъны җибәргәннәр. Телефонны алып калганнар. Сорау алу, имеш, Татарстанга пилотсыз очкыч һөҗүме белән бәйле булган", дип яза "Азатлык" татар яшьләре берлеге үзенең Telegram-каналында.

Зиннур Әһлиуллинны да җибәрүләре әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG