Быелгы Ураза гаетендә республикадагы төп бәйрәм намазын озак еллардан соң, кабат Казанның иң борынгы мәчете "Мәрҗани"дә үткәрәчәкләр. 30 март көнне бирегә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк, дип яза "Бизнес Online".
Әлеге мәчет моңа кадәр дә республика җитәкчелеге катнашында бәйрәм намазлары уздырган иде, гает намазларының телевидениедән трансляцияләре нәкъ менә Мәрҗани мәчетеннән алып барыла башлады.
Татарстан мөфтие булып Илдус Фәизов торган чакта, 2011 елдан башлап, бу бәйрәм намазларына даими рәвештә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килә башлады. Ә Татарстанның хәзерге мөфти Камил Сәмигуллин Мәрҗанидә гает намазын беренче тапкыр үткәрәчәк.
Узган елгыдан аермалы буларак, Ураза гаетенең бәйрәм намазы кояш чыгып ярты сәгать үткәч, (Казан вакыты белән кояш 30 мартта 5:19 сәгатьтә чыгачак) ягъни 5:49 сәгатьтә башланачак. Былтыр аны кешеләргә уңайлырак булсын өчен иртәнге сәгать җидегә күчергәннәр иде.
2025 елда Рамазан аенда бирелә торган фитр сәдакасы 250 сум тәшкил итә. Бу узган елдан — 66,7%ка, яки 100 сумга күбрәк. 2024 елда фитр сәдакасы күләме 150 сум тәшкил иткән иде. Бу — аз керемле кешеләр өчен түләнә торган мәҗбүри сәдака. Аны һәр ир кеше хатын һәм балалары өчен ураза беткәнче бирергә тиеш.
Урта хәлле кешеләр фитр сәдакасын — 800 сум, баераклар — 1 300 сумнан (былтыр 1 200 сум булган) башлап түләргә киңәш итә мөфтият.
Ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы бер көнгә 400 сумны тәшкил итә. Былтыр ул 350 сум иде.
- Былтыр "Мәрҗани" мәчетенең элекке имам-хатыйбы Мансур Җәлалетдинов бу вазифадан җибәрелде һәм аның алга таба Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның урынбасары булып хезмәт итәчәге билгеле булды. Җәлалетдинов Татарстаннан Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре урынбасары итеп куелды.
- 25 сентябрьдә мәчеттә яңа имам-хатыйбны тәкъдим иттеләр. Бу вазифага Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү өчен җаваплы Равил Зөфәров билгеләнде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум