Татарстанның монополиягә каршы федераль хезмәте (УФАС) Казан боралак ширкәтенең үзен кирәк-яраклар белән тәэмин итүчеләргә 27 млн сум бурычы булуын хәбәр иткән. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтенә сылтама белән "Бизнес Online" җиткерә.
Казан боралак заводы Казан һәм Яшел Үзәндәге проектлау белән шөгыльләнүче һәм җиһазлар белән тәэмин итүче ширкәтләргә акча тиеш. Мәсәлән "ТПК "Адиас" оешмасына 14,8 млн сум, "Инжиниринговая компания "И.Д.И." ширкәтенә 12,7 млн сум бурычы бар. Беренче оешма Яшел Үзәндә урнашкан, ул генераторлар, компрессорлар, су суырткычлар, электр моторлары һәм башка җиһазлар сата.
Икенче ширкәт исә Казанныкы. Ул проектлау, төзелеш проектлары белән идарә итү, инженерия тикшеренүләре белән шөгыльләнә.
Икесе дә кече эшмәкәрлеккә карый. Аларга акчаларын тауарлары китерелгәч тә җиде көн эчендә бирергә тиешләр.
Казан боралак ширкәтенә бурычын вакытында түләмәгән өчен 500 мең сум штраф салганнар. Оешманың вазифаи затына административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне бетерергә дип кисәтү ясалган.
Татарстанның монополиягә каршы федераль хезмәтендә әйтүләренчә, Казан боралак ширкәте моңарчы да вакытында акча түләмәгән булган. Тәэмин итүчеләр монополиягә каршы көрәш оешмасына элегрәк тә мөрәҗәгатьиткән.
- Казан боралак заводы "Ростех" дәүләт корпорациясенең "Вертолеты России" холдингына керә.
- Ул Ми-8/17 боралаклары җитештерә. Алар Русия гаскәрендә кулланыла. Сугышка кадәр оешма елына күп дигәндә 50 боралак җитештереп чыгарган булган. Тик сугыш башлангач эш арткан. 2022 һәм 2023 елларда йөзләп боралак җитештерелгән булса, 2024 елда - 125 данә ясарга ниятләделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум