Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Telegraph: Путин Курски өлкәсен Трамп президент вазифасына керешкәнче кире кайтарырга тели


Суджа, Курски өлкәсе, 21 август 2024 ел
Суджа, Курски өлкәсе, 21 август 2024 ел

Инаугурация 2025 елның 20 гыйнварына билгеләнгән.

Русия президенты Владимир Путин Курски өлкәсендәге украин гаскәрләре яулап алган җирләрне Дональд Трамп инаугурациясенә кадәр кире кайтарырга өметләнә. Инаугурация 2025 елның 20 гыйнварына билгеләнгән. Бу хакта The Telegraph яза.

Газет Британия хәрби күзләве бәяләмәсе белән танышкан, аңа ярашлы якын көннәрдә Русия, мөгаен, украин позицияләренә пилотсыз очкычлар һөҗүмен көчәйтер.

Шулай ук Курски өлкәсендә Төньяк Кореянең 12 мең хәрбие кулланылачак. The New York Times белешмәләренә күрә, Русия гаскәренең хәрби җитәкчеләре 50 мең кешедән, шул исәптән Төньяк Корея хәрбиләреннән торган төркем җыйган, алар Курски өлкәсендә Украина кораллы көчләре яулап алган җирләрне кире кайтару өчен һөҗүмгә әзерләнә.

Украина аналитиклары фикеренчә, мөгаен Кремль Курски өлкәсендәге һөҗүмне Украинадагы Сумы өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә алга китү өчен дә кулланмакчы буладыр.

The Telegraph искәртүенчә, Украина кораллы көчләре августта башлаган операциядән соң, Русия Курски өлкәсендәге яулап алынган җирләренең яртысын диярлек кире кайтарган.

Элегрәк The Washington Post газеты АКШта яңа сайланган президент Дональд Трамп узган атнада Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән, аралашкан чакта Украинадагы сугышны киеренкеләштермәскә чакырган, дип язган иде. Кремль мондый сөйләшү булмады дип белдерде.

  • Сайлау алды кампаниясе вакытында Трамп әгәр президент булып сайланса, бер көн эчендә Украинадагы сугышны бетерергә мөмкинлек бирә торган карар табачагын берничә мәртәбә әйткән иде. Шул ук вакытта ул төгәл генә нинди адымнар ясаячагы турында сөйләмәде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG