Көнбатыш илләреннән Украинага F-16 очкычларының беренче партиясе бирелгән, аңа алты очкыч кергән, аларны Нидерланд тапшырган. Бу хакта The Times хәбәр итә.
Басма чыганаклары мәгълүматынча, якын вакытта Украина кораллы көчләре Даниядән дә F-16-лар алачак. Кайчан буласы төгәл әйтелми.
Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Украинага F-16 кайтуы турындагы мәгълүматны "рәсми расламаячакбыз" диде. Киев өчен бу "исән калу факторы", дип тә искәртте.
Элегрәк Украинага беренче F-16 хәрби очкычларының тапшырыулы турында Bloomberg язган иде. The Telegraph мәгълүматынча, алар сугышчан очышларын инде ясаган, һава һөҗүменнән саклануда кулланылган.
Британиянең Times медиасы язуынча, киләсе ел эчендә Украина 20ләп F-16 очкычы алырга тиеш, аларны шул исәптән Бельгия белән Норвегия дә бирәчәк.
Ерак киләчәктә Европаның бу дүрт иле Украина кораллы көчләренә 80ләп хәрби очкыч тапшырырга сүә бирде, әмма аларның күпчелеге очкычларга алмаш өлешләр өчен кулланылачак, дип яза басма.
Украина хакимиятләре Русия бәреп кергәннән бирле үзләренә Көнбатышта җитештерелгән һөҗүм очкычлары бирүне сорый. 2023 елда АКШ белән килешеп, берничә ил Киевка шундый очкычлар бирергә булды, дип искәртә Азатлык радиосының украин хезмәте.
Быел май ахырында украин очучыларының беренче төркеме АКШта F-16 һөҗүмче очкычларында хәрби әзерлек узды. Бу әзерлекләр 2023 елның октябреннән Аризона штатындагы Тусон шәһәрендә, Дәүләт гвардиясенең 162нче хәрби-һава ныгытмасында үтте.
Укып бетергәннән соң пилотлар өстәмә әзерлек алу өчен Европага юл тотты.
- F-16 очкычларын ХХ гасырның 70нче еллары уртасыннан бирле җитештерәләр. Ул һавадагы һәдәфләрне тотып алу өчен дә, җирдәге объектларга һөҗүм ясау өчен дә кулланыла. 20дән артык илнең коралларында булган. 2023 елгы мәгълүматларга күрә, төрле дәүләтләрнең кораллы көчләрендә шундый 2100дән артык очкыч исәпләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум