Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тибeт җәһәннәм газабында яши"


Кытайга каршы уңышсыз тәмамланган баш күтәрү хәрәкәтенә 50 ел тулганда, Тибeтнең сөргендәге рухи башлыгы Пекин хакимиятен тәнкыйтьләде.

Тибет рухи башлыгы Далай Лама бүген ясаган чыгышында, 50 елдан бирле дәвам иткән Кытай хакимияте астында, бастыру сәясәтенәнә дучар булган тибeтләрнең "җәһәннәм газабы" астында яшәвен белдерде.

"Tибет рухы исән"

Далаи Лама еллар дәвамында Кытай басымы астында, йөз меңләгән кеше һәлак булса да, тибет рухының әле сөрелмәвен телгә алды:

"Коммунист Кытай халыкны үзгәртү өчен, төрмәгә утырту, көч куллану, акча белән алдау кебек барлык чараларны кулланды, әмма тибет халкының милли хисең беркачан да бетерә алмады", диде ул.

Нәкъ 50 ел элек Кытайга каршы баш күтәрү хәрәкәте уңышсыз тәмамлангач, хәрәкәтне җитәкләгән Далай Лама сөргенгә җибәрелгән иде.

Aвтоном статусы

Кытай басымы дәвам иткәндә тулы бәйсезлек идеясенең мөмкин булмаячагын аңлаган тибет зыялылары, Тибетнең Кытай астында булса да һичьюгы автoном төбәк булып калуын тели.

Далай Лама ясаган чыгышында Тибеткә автоном статусы бирелү таләбен кабат тәкърарлады.

"Безгә алга таба карап, мәнфәгатьләребез өчен көрәшергә кирәк. Без Кытай эчендә рәсми һәм мәгънәсе булган автаном төбәк булып калырга телибез", диде Лама.

Пекин Тибеттә иминлекне арттырды

Пекин хакимияте Далай Лама белдерүен кире кага. Тышкы эшләр министры Ма Җаушу, Далай, Лама әйткән сүзләр ялган, Кытайның Тибеткә китергән реформалар мөһим, һәрвакытта истә калачак, дип әйтте.

Былтыр Тибет башкаласында, 1959 елдагы Кытайга каршы баш күтәрү чараларын искә алу чарасы Пекин хакимияте тарафыннан канлы бастырылган иде.

Быел исә Пекин Тибет вилаяте һәм аңа күрше тагын өч вилаяттә иминлек чаралары арттырды. Мәгълүмат чаралары, Тибеткә меңләгән полиция хезмәткәрләре юлланган, төбәктә тикшерү арттырылган.

Тибeт төбәгендәге вакыйгалар турында хәбәр алу өчен төбәккә хәтта Кытай мәгълүмат чараларының да кертелмәве белдерелә.
XS
SM
MD
LG