Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Татарстандагы көймә төзү заводы чикләүләрне урап узып, моторларны Европадан ала


Татарстанда төзелгән "Сергей Котов" патруль көймәсе
Татарстанда төзелгән "Сергей Котов" патруль көймәсе

Аерым алганда Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан Горький исемендәге заводы көймә төзелеше өчен кирәк-яракларны Хорватиянең Adria Winch ширкәте аша ала диелә.

Русиянең көймә төзүче һәм төзекләндерүче оешмалары Көнбатыш чикләүләрен урап узып, Хорватия белән Италия ширкәтләре ярдәмендә Европадан кирәк-яраклар сатып ала. Ә бу көймәләр Русиянең хәрби-диңгез флотында шул исәптән Украинадагы сугышта да кулланыла.

Моны ВВС-ның урыс хезмәте ачыклаган.

Журналистлар Петербурдагы "Северная верфь" һәм Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан Горький исемендәге заводын мисалга китерә. Бу ике оешма да Көнбатыш чикләүләр исемлегендә, әмма хәрби көймәләр төзү өчен кирәк-яракларны Европа илләреннән сатып алуын дәвам итә диелә.

Аларга бу эштә Хорватия һәм Италиядәге арадашчы оешмалар ярдәм итә, дип яза басма. Мәсәлән журналистлар "Северная верфь" белән Яшел Үзән заводының хәрби көймәләренә алмаш өлешләрне Хорватиянең Adria Winch ширкәте аша алуларын ачыклаган. Adria Winch сивил һәм хәрби көймәләр өчен җиһазлар чыгара.

Ширкәт Петербурның "Северная верфь" оешмасы белән 2004 елда хезмәттәшлек итә башлаган, ә 2016 елда "импортны алмаштыру" федераль програмы кысаларында Яшел Үзән заводы белән берлектә "Адрия Винч Зеленодольск" дигән уртак оешма төзегән.

Бу уртак оешманың 51 проценты "Ак Барс" көймә төзү корпорациясенеке булып тора (аңа Яшел Үзән заводы да керә), ә 49 проценты - Хорватия ширкәтенеке. Моннан тыш, Adria Winch хорват оешмасының Мәскәүдә дә бүлекчәсе бар, ул көймә төзелеше өчен Европадан кирәк-яракларны даими кайтартып тора, диелә.

Таможня декларацияләрендә күрсәтелгән көймәләрнең проект номерлары ярдәмендә журналистлар Adria Winch-ның Русиядәге үз филиаллары аша Европадан алмаш өлешләр кайтартып сатуын, бу кирәк-яраклар Русия хәрби-диңгез флоты һәм башка куәт оешмалары көймәләрен төзегәндә һәм төзекләндергәндә кулланылуын ачыклаган.

Мәсәлән тылны тәэмин итүче "Всеволод Бобров" көймәсе 2022 елда Кара диңгездәге Змеиный утравы өчен барган сугышларда катнашкан. Хорватия ширкәте бу көймә өчен фин электрон модульләре һәм сигнал лампалары кайтарткан булган.

Adria Winch-ның элекке башлыгы Миливой Перузович ВВС-ның урыс хезмәтенә әйтүенчә, чикләүләр аркасында кирәк-яракларны Русиягә турыдан-туры кайтартмаганнар.

"Без өченче илләр аша кайтарту әмәлен таптык. Мәсәлән Төркия аша, Русиядәге арадашчы ширкәтләр аша. Шулай ук мин Кытайдагы арадашлчылар белән багланышлар кордым һәм без эшне дәвам иттек: безнең карар шундый булды - [Русиядәге партнерлар белән] эшне дәвам итәргә. Чөнки чикләүләр булса да, эшләр үз чираты белән бара", дигән ул.

Тикшеренүчеләр искәртүенчә, Adria Winch-ның 2022 елгы финанс хисабыннан күренгәнчә, җиһазларны иң төп сатып алучы - Русия булган. Ул чакта 700 мең евродан артык акчага җиһазлар алынган. Бу Adria Winch-ның бөтен эшләгән акчасының 21 проценты.

2023 елда Adria Winch ширкәтен Хорватиянең Global Offshore Engineering корпорациясе сатып алган. Яңа хуҗалар Русиягә кирәк-яраклар сатмаска булган, әмма һаман да "Адриа Винч Зеленодольск" бүлекчәсе алдындагы бурычларын үтәп килә, дип сөйләгән Перузович.

2022 елның февраленнән 2023 елның июленә кадәр Хорватиянең Adria Winch оешмасы яки аның Русиядәге бүлекчәләре белән бәйле рәвештә Русиягә барлыгы 1,2 миллион долларлык алмаш өлешләр кайтартылган дип яза тикшеренүчеләр.

Хәрби көймәләр төзелеше өчен җиһазларны Италиянең Melcal ширкәте аша да сатып алганнар.

"2019 елда бу ширкәтнең "Ак Барс" көймә төзү корпорациясе белән (аңа Яшел Үзән заводы да керә) һәм "Кронштадт" сзүдә-сәнәгать берләшмәсе белән килешү төзүе турында хәбәр ителгән иде

Тарафлар Русиягә Италиядән кирәк-яраклар кайтарту һәм Русиядәге оешмаларда итальян җиһазларын җитештерү турында килеште, дип яза журналистлар.

Аерым алганда Италия ширкәте ачык диңгездәге көймәләргә һәм су асты көймәләренә сугыш кораллары төяү өчен кулланыла торган краннар һәм аларга алмаш өлешләр сата диелә. Хәзерге вакытта Русиядә мондый ике көймә төзелүе дә әйтелә: берсе Кара диңгез флоты өчен "Геннадий Дмитриев", икенчесе Балтыйк флоты өчен "Владимир Пялов" көймәләре.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Melcal җиһазлары Русиягә турыдан-туры түгел, Төркия, Һонконг яки Кытай аша кайта, ди тикшеренүчеләр. 2022 елның октябреннән 2023 елның июленә кадәр Русия көймә төзү ширкәтләре Melcal аша 255 мең долларлык кирәк-яраклар алган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG