Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты "Крокус"та теракт кылуда шикләнелүченең телефонында Украин байрагы белән фотолар тапкан


Русиянең Украинага бәреп керүенә багышланган коллаж турында сүз бара "Агентство" ачыклавынча, бу коллаж интернетта чыкканга бер елдан артык вакыт узган. "Бу рәсем террорчыларның телефонында интернеттагы ачык чыганакларны укыган вакытта да сакланып калган булырга мөмкин", дип искәртә "Агентство"

Бүген, 5 апрель иртәсендә Русия тикшерү комитеты "Крокус Сити Холл"ның концертлар залына һөҗүм итүдә шикләнелүче бер кешенең янәсе телефонында табылган рәсемнәрне чыгарды. Тикшерү комитеты фикеренчә, алар "теракт белән "махсус хәрби операциянең" (ягъни Русиянең Украинага бәреп керүенең) бәйле булуын сөйләргә мөмкин.

Аерым алганда оешма телефонда "камуфляж кигән кешеләрнең Украина байрагы белән җимерелгән йортлар янында төшкән" фотоларын табуын җиткерә.

Монда Русиянең Украинага бәреп керүенә багышланган коллаж турында сүз бара, анда 24 февраль 2022 ел дип язылган.

"Агентство" ачыклавынча, бу коллаж интернетта чыкканга бер елдан артык вакыт узган. "Бу рәсем террорчыларның телефонында интернеттагы ачык чыганакларны укыган вакытта да сакланып калган булырга мөмкин. Мәсәлән Google шул ук рәсемне кимендә ике чыганакта таба", дип искәртә "Агентство".

Тикшерү комитеты Русия Украинага каршы сугыш башлаган көн белән тагын бер вакыйганы бәйли һәм терактта "Украина эзе" булуын фаразлый. Оешма хәбәрендә әйтелгәнчә, быел 24 февраль иртәсендә, ягъни сугыш башлануга ике ел узган көнне терактта "катнашучыларның берсе интернетта "Крокус Сити Холл" бинасына керә торган урыннарның рәсемнәрен табып, аны кураторына җибәргән".

Нинди куратор турында сүз баруы әйтелми, әмма янәсе нәкъ менә шушы куратор кушуы белән "Крокус Сити Холл"ны һөҗүм ясау урыны итеп сайлап алганнар диелә.

Терактны оештыруга җаваплылыкны үз өстенә "ислам дәүләте" террорчы төркеме алды, әмма Русия хакимиятләре "Крокус"ка һөҗүм ясауда Украинаның катнашы бар дип килә. Соңгы мәгълүматларга күрә фаҗигадә 144 кеше үлде.

Һөҗүмдә шикләнеп тоткарланучылар - Таҗыкстан ватандашлары. Моңарчы хакимиятләр "украина эзе" булуын әйткән чакта аларның теракттан соң Украина белән чиктәге Брянскига юл тотуын искәртте. Киев "Крокус"ка һөҗүмдә катнашы булмавын әйтә.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.
  • Соңгы мәгълүматларга күрә, 144 кеше һәлак булды, 380 кеше җәрәхәтләнде. Модарчы тикшерү комитеты 10нан артык кешене, шулай ук һөҗүм итүгә турыдан-туры катнашы булмаучыларны да тоткарлавын хәбәр итте.
  • АКШ та терактны "Ислам дәүләте" оештырган дип саный, ул Русияне һөҗүм әзерләнүе турында кисәткән булган. Көнбатыш илләре Мәскәүне Украинаны гаепләмәскә чакыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG