Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсенең Ишем шәһәрендә яшәүчеләрне язгы ташу аркасында эвакуацияләнергә чакырдылар


Ишемдәге дамбаны ныгыту
Ишемдәге дамбаны ныгыту

Хакимиятләр Ишем елгасында су тарихта булмаганча нык күтәрелергә мөмкин ди. Төмәндә барлыгы 51 торак пунктны су басуы бар. "Бөтен шәһәр белән әзерләнәбез, суны көтәбез. Кибетләрдә су һәм шырпы юк, вакытлы яшәү урыннары әзер", дип сөйли Ишем кешеләре. Ташуның иң көчле вакыты 23-25 апрельдә көтелә.

Төмән өлкәсе хакимиятләре Ишем шәһәрендә яшәүчеләрне эвакуацияләнергә чакырды, чөнки якындагы сәгатьләрдә шәһәр районнарын су басарга мөмкин. Бу хакта төбәк хөкүмәтенең Telegram-каналында әйтелә.

"Ишем елгасында су нык күтәрелә бара", дип кисәтә хакимиятләр.

Шәһәрдә вакытлыча яшәү урыннары ачылган. "Әйе, ярга якын районнарда эвакуация бара. Бөтен шәһәр белән әзерләнәбез, суны көтәбез. Кибетләрдә су һәм шырпы юк, вакытлы яшәү урыннары әзер", дип сөйләгән "Сибирь.Реалии"га шәһәрдә яшәүче бер ханым.

Әйткәндәй, Ишем шәһәрендә биш меңләп татар яши.

Суның артуы аркасында Казан районындагы Палёнка, Новогиреевка, Афонькино авылларында яшәүчеләрне дә эвакуациялиләр.

Элегрәк Төмән өлкәсе башлыгы Александр Моор хакимиятләр су басу урыннарыннан мәҗбүри эвакуацияләүдән баш тартучылар өчен штрафлар кертергә мөмкин, дип белдергән иде.

Моор Ишем елгасында су тарихта булмаганча нык күтәрелергә мөмкин дип кисәтте. Ишем шәһәрен дә кертеп санаганда, төбәктә барлыгы 51 торак пунктны су басырга мөмкин. Ташуның иң көчле вакыты 23-25 апрельдә булыр дип көтелә.

Төмән өлкәсендә гадәттән тыш хәл 8 апрельдән гамәлдә. Ишем шәһәрендә, Памятное, Казановка, Викулово авылларында җирле халык су үтеп чыкмасын өчен үз көчләре белән дамбаларның биеклеген арттыра.

2017 елда Ишемне су баскан иде инде. Бер дамба җимерелеп, торак йортларны су басты. Шуннан соң шәһәрдә гидротезник корылмалар төзеделәр. Ишем елгасы буйлам дамбаларның гомуми озынлыгы 10 чакрым тирәсе, биеклеге - 11 метрдан артык

Төмән белән күрше булган Курган өлкәсендә дә язгы ташу аркасында вазгыять четерекле. Өлкәдә 305 торак йорт һәм 685 ихатаны су баскан.

  • Апрель башыннан бирле Русиянең берничә төбәгендә су басулар дәвам итә. Аеруча Оренбур өлкәсендә яшәүчеләр нык зыян күрде. Монда 16,5 меңнән артык кешене эвакуацияләделәр, шуларның биш меңләбе балалар иде. Ташуга федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл статусы бирелде. Соңгы белешмәләргә күрә, инфраструктурага 40 млрд сумнан артык зыян килгән.
  • Оренбур өлкәсендәге Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG