Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Атна вакыйгалары фотоларда
3 ноябрь 2024
Азатлык Радиосы эшләгән илләр һәм төбәкләрдә төшерелгән фотолар.
1
Казанда иске обрядчыларның "Традицион гаилә кыйммәтләре" дип аталган форумы узды. Анда Татарстан җитәкчелеге дә катнашты. Форумга килгән хатыннар башларына яулык япкан, озын күлмәк кигән иде. Шулай ук иске обрядчыларның киенү рәвешен күрсәтүче манекеннар да куелды. Бу чара Владимир өлкәсендә хиҗап һәм никаб тыелу фонында узды.
2
Татарстанда көзге ярминкәләр башланды. Казанның агросәнәгать комплексында ярминкәнең иң зурысы уза.
3
Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә халыклары цивилизациясе музее төзеләчәк. 30 октябрьдә проект белән Башкортстан җитәкчелеге танышты. Фотода музей төзеләчәк урын янында Тура Хан төрбәсе.
4
Шәфкать туташы Пакъстанның Карачи шәһәрендә балага полиомиелиттан вакцина тамыза. Вакцинаны өйдән өйгә йөреп ясыйлар. Премьер-министр Шехбаз Шәриф полиомиелитның тамырын тизрәк корытырга кирәк ди һәм моны "коллектив җаваплылык" дип атый. Пакъстан белән Әфганстанда гына бу чир эндемик булып кала ди ул.
5
Өлкән яшьтәге хатын Кишиневта сайлау алды кампаниясе чатыры янында утыра. 3 ноябрьдә Молдовада президент сайлауның икенче туры уза.
6
Маҗарстанның Пилини шәһәре зиратында Барлык изгеләр көне алдыннан.
7
Пакъстанның Карачи шәһәрендә Малахра көрәше. Ул татар көрәшенә охшаган, ләкин сөлге урынына билбау кулланыла.
8
Күктә – C/2023 A3-Tsuchinshan-ATLAS койрыклы йолдызы, метеорлар һәм иярчен эзләре. Җирдә – Гурзиянең Дидгори шәһәрендә мемориал комлекс.
9
Маҗарстанның Рацкевей-Дуна елгасында Хеллоуин турында катнашучылар.
10
30 октябрьдә Харьковта тугыз катлы йортка һөҗүмнән соң Украина коткаручылар җимерекләрне аралый. Һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булды, кимендә 36 кеше яраланды. Хакимиятләр белдерүенчә, һәлак булучылар арасында 11 һәм 15 яшьлек ике малай да бар.
11
Мәскәү паркында.
12
Украина кораллы көчләре терроборонасының 126нче бригадасына яңа кушылган хәрбиләр Украина көньягында күнегүләр уздыра.
13
Мәскәүдә Төньяк Корея илчелеге янында. НАТО, Сеул, Вашингтон һәм Киев Пхеньян Русиянең Курски өлкәсенә хәрбиләр җибәрә дип белдерде.
14
28 октябрьдә Грузиядә оппозиция тарафдалары, парламент сайлаулары нәтиҗәләрен кабул итәргә теләмичә, протестка чыкты. Сайлауларда "Грузин хыялы" фиркасе җиңде. Прокуратура тавыш бирү вакытында хәрәмләшүләр булу-булмавын тикшерә.
Атна вакыйгалары фотоларда
XS
SM
MD
LG