Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗанда хәбәрләшү томалана


Шәркый Төркестанда моннан 4 ай элек булган этник каршылыктан соң, төбәкнең тышкы дөнья белән бәйләнеше әле дә юк. Телефон һәм интернет эшләме.

Төбәк белән элемтәне өзү тәртибе июль аенда Синҗан Уйгыр автоном төбәгендә кытайлар белән уйгырлар арасында булган каршылыкны бастыру максатында кертелгән иде. Вакыйгадан 4 ай узса да, төбәк белән элемтә урнаштыру әле дә мөмкин түгел.

Кытай мәгълүматларына күрә, 200дән артык кеше бу низагта һәлак булган. Вакыйгадан соң дөнья буйлап таралган читтәге уйгырлар, туган яклары белән элемтә урнаштыра алмауда зарлана. Үзәк Азия, Америка һәм Европаның төрле илләренә яшәгән уйгырлар, хәбәрләшүнең барлык чаралары: е-майл, смс яисә телефон аша туганнарына чыгып булмавын әйтә.

Урумчидәге телекоммуникация хезмәте ширкәте башлыгы да төбәктә элемтәнең зур проблема булуын таный.

Элемтәнең булмавы төбәктәге ширкәтләрне дә уңайсыз хәлдә калдырган. Атналар буе элемтә булмау сәбәпле, кайбер зур ширкәтләр офисларын башка вилаятьләргә күчерә башлаган.

Хөкүмәттән бәйсез халыкара оешма тарафыннан алып барылган эзләнүләр, интернетта уйгырларга кагылган уйгыр, мандарин һәм инглиз телендәге 85% сәхифә эшчәнлеге тоткарлануы, цензура кертелүе яисә бөтенләй чыгып булмавын күрсәтә.

Төбәктә өй һәм офис телефоннарыннан кала, кесә телефоннары эшләми. Телефон кулланучылар арасында гади смс хат җибәрү дә мөмкин түгел.
Кытай рәсмиләре моны үзләренчә аңлата. Этник каршылык вакытында террорчы, сепаратист һәм дини экстремистлар интернет телефон һәм смс аша ялган хәбәрләр таратуы, аларны мондый карар кабул итәргә этәргән.

Хан кытайлары һәм уйгырлар арасында 5 июльдә кабынган каршылыкта гаепле табылган 12 уйгыр үлемгә хөкем ителде. Әлеге каршылык төбәктә соңгы дистә ел эчендә күрелгән иң зур низаг дип телгә алына.

Моннан кала уйгыр активистлары вакыйгадан соң күп санда ир-атларның юкка чыгуын алга сөрә. Нью-Йорктагы Кеше хокукларын күзәтүче Human Rights Watcһ, уйгыр төбәгендә 43 ир-атның юкка чыгуы турында дәлилләр табылуын белдерә.

Ләкин югалганнарның асыл саны 43дән күбрәк. Кытай мәгълүмат чаралары элек 700дән артык кешенең кулга алынуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG