Accessibility links

Әрмәнстан-Төркия мөнәсәбәтләре яхшырамы?


Соңгы елларда Төркия белән Әрмәнстан арасында мөнәсәбәтләр шактый үзгәрде. Моңа өстәп хәзер 1993 елда ябылган чикләрнең яңадан ачылуы ихтимал.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләр һәм соңгы үзгәрешләр турында Еравандагы җирле һәм халыкара әрмән үзәге белгече Ричард Гирагoсиян белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

-Сез Анкара белән Ереван арасында килешү булачагына ышанган белгечләр рәтендә һәм сезнең фаразларга кушылган белгечләр саны көннә-көн арта. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Ричард Гирагoсиян
-Без ике якның да адымнарын киң даирәдә күзәтәбез. Соңгы вакытта ике тараф бер-берсенә бик якынайды, алар хәтта тарихи бер килешү булдыра алачак дип уйлыйм. Бу адымны Русия генә хупламый.

Әйтергә кирәк, бу үзгәрештән 6-7 апрель көннәрендә Төркияне зиярәт итәчәк Американың яңа президенты Барак Обама да канәгать. Ике арада айлар буена барган сөйләшүләр ике илне килешү чатына китерде.

-Килешу дигәннән, ике ил арасында озак еллар низаг тудырган әрмән гиноциды мәсьәләсе бар. Әрмәннәрнең хәтер көне якынайганда (24 апрель) Обаманың әрмән геноцидын конгресста таныту өчен бирган сүзен үтиячәк дигән өмет тә бар. Күзләр бу көнгә төбәлгәндә ике ил арасындагы килешү кайчан кабул ителер?

-Килешү 16 апрельда Ереванда узачак Кара диңгез икътисад саммиты вакытында имзаланыр дип көтелә. Гәрчә, төрек мәгълүмат чараларында әрмән геноциды танылган очракта, килeшүдән баш тартылачагы турында ишарәләр күренсә дә, 16 апрельдә килешүдән баш тарту булмас дип ышанам. Бу очракта бәлки аны 24 апрельгә кичектерү мөмкин булыр. Ул чакта Төркия 24 апрель белдерүендә әрмән геноцидын танудан баш тарту өчен Төркия Ак Йортка басымнарын арттырырга мөмкин.

-Килешүнең эчтәлеге турында мәгълүмат бармы, нинди адымнар каралган?

-Башта Төркия-Әрмәнстан арасындагы чикне ачу турында сүз бара, аннан соң дипломатик бәйләнешне Төркиянең Грузия илчелеге аша дәвам иттерү карала. Шулай ук ике ил арасында низагъ тудырган әрмән геноциды кебек каршылыкларны чишү өчен уртак комиссия төзү күз алдында тотыла. Моннан кала төбәктә мөнәсәбәтләрне туңдырган Карабах низагын хәл итү өчен күп тарафлы халыкара төркемнәр ярдәмендә яңа план юл харитасы чагарылачак.

-Төркия һәм Әрмәнстанда бу килешүгә каршы чыккан кешеләр саны күпме, кешеләр ничек кабул итә?

-Килешү рәсми буларак игълан ителгәннән соң, җәмәгатьчелектә каршылык тудыруы ихтимал. Төркия очрагында милләтчеләр килешүгә каршы чыгуы ихтимал. Әрмәнстанда исә хөкүмәт ил сәясәтенә зур тәэсир иткән һәм геноцидны таныту мәсьәләсендә иң әүзем роль уйнаган диаспораны күндерергә мәҗбүр булачак.
XS
SM
MD
LG