Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда мобил элемтә туктатылды


Төркмәнстан мобил элемтә базарын МТС җитәкли
Төркмәнстан мобил элемтә базарын МТС җитәкли

Төркмәнстанда 2 миллионнан артык кеше кесә телефоны хезмәтеннән мәхрүм калды. Хакимият аңлатма бирмичә, Русиянең "МТС" мобил ширкәте белән килешүне туктатуын белдерде.

Төркмәнстандагы мобил телефон хезмәте тәкъдим иткән Русиянең "МТС" ширкәте, элемтә хезмәтен вакытлыча туктатуы сәбәпле, кулланучылар интернет һәм элемтә хезмәтеннән мәхрүм калды. 20 декабрьдә "МТС" хезмәте мөштәриләренә смс җибәреп, хезмәтнең вакытлыча туктап калачагы турында алдан хәбәр итте.

"МТС" ширкәте рәсми веб сәхифәсендә, Төркмәнстан элемтә министрлыгының ширкәт килешүенең вакытлыча туктaтуы турында кисәтү җибәрелүе белдерелә.

"МТС"ның Мәскәүдәге халык белән мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Елана Кохановска Төркмәнстан хакимиятенең ширкәт белән килешүне туктату турында сәбәп күрсәтмәвен әйтте.

Кохановска, "Төркмәнстанда хакимият ягыннан аңлатма бирелмәде, хәзерге вакытта аңлату көтәбез. Бу мәсьәлә кыска вакытта хәл ителер, аңлашылмаучылык төзәтелер дип өмет итәбез", диде.

Дәүләт ширкәтенә кызыксыну юк

Кыскасы, Ашхабад рәсмиләре бу хакта халыкка аңлатма бирүдән баш тарта. Шулай да төбәк мәгълүмат чаралары, "МТС"ның илдәге монополиясен бетерергә теләгән хакимият рәсмиләре тарафыннан ширкәтнең басымына дучар калуын белдерә.

Узган ай төрекмән чик сакчылары "МТС" ширкәтенең яңа сим картлары һәм башка җиһазларына арест салган булган.

Русиянең "МТС" ширкәте 2005 елдан бирле Төркмәнстанда телефон хезмәтен тәэмин итә. Бу вакыттан бирле кeсә телефоны кулланган якынча ике ярым миллион кешенең 80 %, "МТС" хезмәтен сайлаган. Төркмәнстан дәүләт мобил ширкәте "Алтын Aсыр"га исә 2009 елда нибары 310 мең кулланучы теркәлгән.

Халык интернетка мобил аша тоташа

2008 елда илдә хакимият башлыгы алышынып, Корбангүле Бердимөхәммәтов хакимияткә башына килү белән, "МТС" ширкәте ватандашларга кeсә телефоны аша интернет хезмәте тәэмин итә башлаган иде. Аңа кадәр интернет бары тик Ашхабадтагы югары катлам кешеләре тарафыннан гына куллана алган хезмәт иде.

5 миллионнан артык кеше яшәгән, нефтькә бай Урта Азия иле Төркмәнстанда шәһәрдән читтә яшәгән кешеләр өчен интернет куллану мөмкин түгел иде.

"МТС"ның Төркмәнстанда 38 офисы һәм 500дән артык кибете бар. Ширкәт илнең шәһәрдән читтә яшәгән кулланучыларга интернетка керү хезмәте бирә.

"МТС"-Төркмәнстан ширкәтенең веб сәхифәсендә урын алган рәсми мәгълүматка караганда, хезмәт туктату бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Ширкәт яңадан хезмәт күрсәтү өчен барлык мөмкинлекнең каралачагын әйтә.

Ширкәт үз кулланучыларына хезмәт туктар алдыннан салынган акчаларның югалмаячагын, хезмәтне куллануны туктатырга теләгән кулланучыларга акчаларын кайтарырга вәгъдә итә. Ширкәт кулланучыларын югалтмау өчен шулай кайбер ташламалар бирәчәген игълан итте.

Көндәшлек бәхәсe

Азатлыкның төрекмән хезмәте кайбер "МТС" кулланучыларның инде дәүләт мобил ширкәте "Алтын Асыр"га күчә башлавы турында хәбәр итә.

"МТС-Төркмәнстан" ширкәте хезмәтен туктатып, халыкны дәүләт ширкәтенә тартырга тырышуның йогынтысы халыкка булачак. Ирекле интернет мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән Төркмәнстан халкының дөнья белән элемтәсе тагын да кимүе аның янә үз эченә бикләнеп яшәвенә этәрә ала.

Хөкүмәтнең интернет хезмәте тәэмин иткән "Алтын Асыр" кебек интернет ширкәтләре, кайбер веб сәхифәләрне чикли. Кайбер хәбәр сайтлары һәм оппозиция сәхифәләренә алар аша кереп булмый.
XS
SM
MD
LG