Accessibility links

Кайнар хәбәр

Торонтода Сабан туе үтте


Татар-башкорт дөньясында гөрләгән Сабан туйлары ниһаять Канада якларына да килеп җитте. Шушы милли бәйрәмебез 20 июнь көнне Торонто шәһәрендә, 27 июньдә Монреальдә үтте.

Торонто Сабан туе быел аеруча күңелле үтте. Бу вакыйгадан соң инде берничә көн үтсә дә, күңелдә шатлык хисләре әле дә сүрелми. Сабан туе аланы чигелгән сөлгеләр, яулыклар, шарлар, әләмнәр белән бизәлгән иде. Кунакларның күбесе үзләре теккән милли киемнәр, калфак, түбәтәйләр киеп килгән. Оештыручылар “Берлек” җәмгыяте футболкалары кигән иде.

Гадәттәгечә, хуҗабикәләр милли ашлар әзерләп килде. Милли киемнәрдән киенгән кызлар ашларны кунакларга таратып йөрде.

Уеннардан беркем дә читтә калмады. Капчык сугышы, көрәш, аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү – көлкеле мизгелләр күп булды! Теләүчеләр катыкта акча эзләп тә карады.



Көянтәле чиләкләр белән су ташулар да булды. Бу көянтәләрне татар авылыннан Канадага “Берлек” җәмгыятен оештыручыларның берсе Фердинанд Сөләйманов алып килгән иде. Газетага төрелгән көянтәләрнең нәрсә икәнен чик буенда сакчыларга озак кына аңлатырга туры килгән.

Татар телендә куелган сәхнә әсәрендәге Гайнулла белән Шакир да кунакларның күңеленә хуш килде. Бу әсәрне халык әкиятләренә таянып Диана Арсланова язды. Татар теленә безнең укытучыбыз Ләйлә ханым Харисова тәрҗемә итте. (Һәр шимбә без аңа татар теле дәресләренә йөрибез.)

Татар җырчысы Алсу башкарган көйгә кызлар шәл биюен башкарды.



Балалар татар телендә шигырьләр укыды. Канада туган я монда бик яшьли килгән булсалар да, алар тамырларын белә, ана телендә сөйли һәм хәтта кирил хәрефләре белән укый белә.

Сабан туенда картлар да яшьләр дә күңел ачты. Җәмгыятьнең яңа әгъзалары хөрмәт ителде. Соңгы ел эчендә туган сабыйларга истәлеккә “Сабантуй 2010” дип язылган агач кашыклар бирелде. Киләчәктә бу безнең традиция булачак.

“Берлек” җәмгыяте президенты Мирсылу Арсланова Сабан туена килгән котлау хатларын укыды. Алар Торонто меры David Miller, Канаданың либераль партия башлыгы Michael Ignatieff, Торонтоның башка милли җәмгыятьләре, төрле илләрнең татар диаспораларыннан килгән. Безне котларга дип җирле полиция җитәкчесе P.C.Balwant Jaswal әфәнде дә килгән иде. Торонтодан һәм дөньяның төрле якларыннан килгән кунаклар безнең белән бергәләп күңел ачты.

Фәридә Самерханова
“Берлек” җәмгыятенең матбугат вәкиле
XS
SM
MD
LG