Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрле илләрдә яшәүче балалар һәм аларның уенчыклары

Италия фотографы Габриель Галимберти Тосканиядә бер дустының кызын фотога төшергәндә ниндидер кызыклы тема тапканлыгын шунда ук аңлаганлыгын әйтә.

“Мин аларга кунакка килгәч ул кызның сыерлар янында уйнавын күрдем. Минем өчен бик матур күренеш иде бу. Һәм мин аны шул сыерлар янында үз уенчыклары белән бергә фотога төшерергә булдым, ди Галимберти.

Шуннан соң ул кайсы гына илгә бармасын – балаларны үз уенчыклары белән бергә фотога төшерә башлый. Шулай итеп аның "Уенчык кыйссалары" исемле фотолар тупланмасы барлыкка килә.

Галимберти балаларны фотога төшерер алдыннан алар белән кимендә бер сәгать чамасы сөйләшеп аларның ышанычын казана торган булган. Шуннан соң балалар аңа үзләренең яраткан уенчыклары белән фотога төшәргә ризалашкан.

Галимберти әйтүенчә, уенчыклар балаларның ата-аналары турында бик күп мәгълумат бирә ала. Латвиядәге такси йөртүче үзенең улына машиналар бүләк итә. Габриельнең Тосканиядәге фермер дустының кызы фотога төшерергә үзенең пластик эш коралларын алып чыккан.

Әлегә үзенең балалары булмаган Галимберти бу фотоларны төшергәндә күп нәрсәләрне аңлаганлыгын әйтә.

Беренче чиратта, үзенең балалары булса, нинди әти булырга ярамавын аңлавын әйтә ул. "Күп очракта балаларга уенчыкларны аларның ата-аналары сайлый. Хәзер инде мин үзем әтигә әверелгәч нинди булырга һәм нинди булмаска теләвемне беләм", ди Габриель

Икенчедән, ул ярлырак балаларның яхшырак күңелле булуын күргәнлеген әйтә. “Иң гаҗәпләндергәне – мин ярлырак илләрдә яшәүче балаларның юмартрак булуын һәм үз уенчыкларын башкаларга җиңел генә бирә алуын күрдем. Иң бай илләрдә яшәүче балалар үз уенчыкларын башкаларга бирергә бик теләми, ди Галимберти.

XS
SM
MD
LG