Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп президент Кеннедины үтерү белән бәйле документларны фаш итәргә кушты


Джон Кеннеди
Джон Кеннеди

Бу хактагы карарын ул кичә имзалаган.

Пәнҗешәмбе, 23 гыйнварда, АКШ президенты Доналд Трамп АКШның элекке президенты Джон Кеннедины, аның энесе Роберт Кеннедины һәм кара тәнле американнарның хокуклары өчен көрәшкән Мартин Лютер Кингны үтерү турындагы җинаять эшләренә кагылышлы документларны фаш итү турында фәрман имзалаган. Бу хакта Доналд Трампның бер ярдәмчесе Reuters агентлыгына хәбәр иткән.

АКШның 35нче президенты Джон Фицджеральд Кеннедины 1963 елның 22 ноябрендә Техас штатындагы Даллас шәһәренә килгәч атып үтерәләр.

1964 елда Американың рәсми комиссиясе алып барган тикшерү ачыклавынча, Кеннедины моңарчы Совет берлегендә яшәгән Америка ватандашы Ли Һарви Освальд үтергән, ул бер үзе генә эш иткән. Кулга алынып ике көн узганнан соң, Освальдны Далласның полиция идарәсендә үтерәләр.

Президент Кеннедины үтерүләре әле дә күп фаразлар тудыра.

Ноябрь ахырында, сайлауда җиңгәннән соң, Доналд Трамп сайлау алдыннан биргән вәгъдәсен кабатлады — Кеннедины үтерүләре белән бәйле соңгы документларны халыкка чыгарырга сүз бирде.

1992 елгы канун хөкүмәттән Джон Кеннедины үтерүләре турындагы бөтен документларны 2017 елның октябренә кадәр чыгаруын таләп итте.

2022 елның декабрендә Дәүләт архивы мондый 13 меңнән артык документ чыгарды. Әмма Джо Байден хакимияте дәүләт иминлеген сәбәп итеп тагын берничә мең документны чыгаруны туктатты.

Джон Кеннединың абыйсы Роберт АКШ баш прокуроры булган. Аны 1968 елның 5 июнендә Лос Анжелеста үтерәләр. Бу вакытта ул президент вазифасына демократик праймеризда җиңәрдәй төп намзәт була. Сенатор Ambassador кунакханәсендә чыгышын тәмамлый, аны Фәләстин ватандашы атып үтерә.

Сивил хокуклар өчен көрәшүче хәрәкәт лидеры Мартин Лютер Кингны 1968 елның 4 апрелендә Теннесси штатының Мемфис шәһәренә чүп ташучыларның протестын хупларга баргач, ак сегрегация тарафдары үтерә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG