АКШ президенты Дональд Трамп Украинадагы сугышны туктату турында килешү төзергә тырышмавы белән Путин "Русияне җимерә" дип белдерде.
"Русиянең зур проблемнары булыр дип уйлыйм. Күп кеше бу сугышны бер атнадан бетәчәк дип уйлады. Бу сугышны бетерсә, аның өчен бик яхшы булыр иде, дип уйлыйм", — диде Трамп. Ул бу сүзләрен 20 гыйнварда булган инаугурациядән соң, Овал офиста журналистлар каршында чыгыш ясаганда әйтте.
Трамп сүзләренчә, сугышта Русиянең бер миллион, Украинаның 700 мең хәрбие һәлак булган.
Шул ук вакытта ул Русия президенты тынычлык килешүләре төзүгә каршы түгелдер дип өмет белдерә. Якын араларда Путин белән сөйләшәчәген кабатлады, әмма төгәл көнен әйтмәде.
Трамп сөйләшүләргә әзерлек баруын, сөйләшүләр оештырылгач та Путин белән очрашырга ниятләвен сөйләде.
"Путин белән бик яхшы аңлаша идек. Бу килешүне төзергә теләр дип өметләнәм", диде Трамп.
Аның әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский да низагка нокта кую өчен сөйләшүләр үткәрү яклы.
Журналистлар Трампка президент вазифасында эшли башлаган беренче көнне үк сугышны бетерергә сүз бирүен хәтерләтте. "Моның өчен минем әле ярты көнем бар", диде Трамп.
Сайлау алды кампаниясе барган чакта Дональд Трамп, президент итеп сайланча, 24 сәгатьтә сугышны бетерергә вәгъдә итте. Сайланганнан соң төгәл вакытларны телгә алмый гына якын арада Русия-Украина низагын җайга салуга ирешәчәген әйтте.
Дональд Трампны АКШ президенты вазифасына рәсми керешүе белән котлаган чакта Владимир Путин сугышны җайга салу мәсьәләсендә Русия Американың яңа хакимияте белән диалогка әзер, диде.
Русия президенты Украина белән низагны хәл итү өчен, аның төп сәбәпләрен бетерергә кирәк диде. Украинада яшәүче "бөтен кешеләр һәм халыкларның канунлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән, дәвамлы тынычлык" максат итеп куелырга тиеш диде Путин.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум