Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа активисты Ольга Комлева тикшерү изоляторыннан хат чыгарды: "Мин төрмәне шомлы урын дип күз алдына китерә идем"


Ольга Комлева
Ольга Комлева

Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. Мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда"  гаеплиләр. "2024 елның 27 мартында минем тоткынлык тарихы башланды, ярар булсын. Хәзер Русиядә экстремистлар күп бит", дип яза ул.

"Ольга Комлева" Telegram-каналы активистның 30 март көнне Уфадагы 1 нче тикшерү изоляторыннан язып җибәргән хатын чыгарды.

"2024 елның 27 мартында минем тоткынлык тарихы башланды, ярар булсын. Хәзер Русиядә экстремистлар күп бит", дип яза ул.

"Тикшерү изоляторында дүрт кешелек камерада мин берүзем, —дип җиткерә Ольга Комлева. — Монда җылы, кайнар һәм суык су, суыткыч, эчә торган су салу өчен кисмәк бар, миңа телевизор белән шашкалар бирелде. Әлегә мин дөрес итеп йөрергә, сакчы хатын-кызлар белән дөрес итеп сөйләшергә, шәхси әйберләремне ятак астындагы зур букчада сакларга өйрәндем".

Активист әйтүенчә тикшерү изоляторындагы ризыклар тәмле һәм аны шикәр авырулылар өчен махсус әзерләнгән ризык белән тәэмин итәргә тиешләр.

"Мин төрмәне шомлы урын, явыз сакчылар эшли дип күз алдына китерә идем. Берәр басым булыр дип сагайдым. Тик монда якты, чиста. Миңа очраган кешеләр барысы да кешечә сөйләшә. Минем камерага урнаштырган чакларында коридорда песи ята иде. Кичә йөрештә булганда җырларга ярыймы дип сорадым, рөхсәт иттеләр", дип сөйли ул.

Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. Мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" (Русия Җинаять кодексының 282.2 маддәсе) гаеплиләр.

  • Ольга Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Шулай ук ул Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде. Комлева сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.
  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын 2021 елның июнендә "экстремист оешма" дип игълан иттеләр. Оппозиционерның оешмалары белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять эзәрлекләве булган дистәләгән очрак турында билгеле. Коррупциягә каршы көрәш фондына әз генә акча күчерүне дә Русия хакимиятләре экстремизмны финанслау дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG