Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаен янә Азамат Галин җитәкләде


11 июньдә Уфада Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының яңа рәисе сайланды. Башкарма комитет әгъзалары Башкортстан җитәкчелеге тәкъдим иткән шәхесне – Азамат Галинны бертавыштан хупладылар.

Азамат Галин 2009 елның 18 декабрендә, моңа хәтле башкарма комитетны җитәкләгән Румил Азнабаевны алыштырган иде. Гомумән, 2002 елда үткән икенче Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты җитәкчелеге урнында әллә ни озак тормады.

Башкортларның урысларга үз ирекләре белән кушылуларының 450 еллыгын бәйрәм итәргә җыенган вакытта сәбәбен аңлатып тормыйча гына ул чактагы рәис Әхмәт Сөләймановны урыныннан алдылар. Шуннан соң рәислек вазифалары Румил Азнабаевка йөкләтелде. Әмма, 2008 елның декабрендә, янә аңлатып тормыйча, Азнабаев урынына Мәскәү башкорты Батырхан Морзабаев тәгаенләнде.

Шуннан соң, берничә ай үткәч тә, Морзабаевны булдыксызлыкта гаепләделәр һәм башкарма комитет рәисе итеп янә Румил Азнабаев сайланды. Әмма инде әйтелгәнчә, 2009 елның декабрендә, Башкортстан җитәкчелеге Азнабаевны Башкортстан хөкүмәтендәге бик билгеле булмаган бер түрәгә – Азамат Галинга алыштырды.

Аны ничек итеп бу урынга куелганлыгын 2009 елның 18 декабрендә үткән Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының киңәйтелгән утырышын төшереп алган кыскача видеодан күреп була.

Шушы елның 10-12 июньнәрендә үткән III Бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерлек эшләре Азамат Галин җитәкчелегендә барды. Корылтайдагы иң кискен чыгышны да Азамат Галин ясады. Башкарма комитет рәисе булып сайлангач та Азамат Галин “мин киләчәктә дә намус белән үз республикама һәм үз халкыма хезмәт итәчәкмен”, дип белдерде.

Кыскача биографик белешм
ә

Азамат Зәки улы Галин 1978 елда Бөрҗән районы Иске Сөбхангол авылында туган. 2002 елны Башкорт дәүләт педагогия университетын, ә 2007 елны БР президенты янындагы дәүләт хезмәте һәм идарәсе Башкорт академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлын ул 2000 елда Уфадагы бер мәктәптә тарих укытучысы булып башлый. 2003 елда ул Уфаның Киров районы хакимиятендә эшли башлый. Ә 2008 елда аны Башкортстан хөкүмәте аппаратына эшкә алалар. Андагы соңгы эш урыны – мәдәният, спорт, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр эше һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире.
XS
SM
MD
LG