Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ФСБ хезмәткәрләре белән әңгәмәдән соң активист югалган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2021 елда оешкан "Социалистик платформ" хәрәкәтенең беренче сәркатибе Сергей Странник турында сүз бара.

Уфада Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) вәкилләре белән әңгәмәдән соң активист югалган. Бу хакта "Аспекты" басмасына "Социалистик платформ" хәрәкәтенең оештыру сәркатибе Андрей Горских хәбәр иткән.

5 мартка каршы төндә Горских һәм "Социалистик платформ"ның беренче сәркатибе Сергей Странник хәрәкәтнең яшерен очрашулары уза торган фатирында булган. Фатирга гадәти кием кигән кешеләр килгән. Аларның берсе Мәскәү ФСБсы хезмәткәре булуы турында таныклык күрсәткән. Андрей Горскихка чыгып китәргә кушканнар, Сергей Странник белән әңгәмә уздырачакларын әйткәннәр. Ярты сәгатьтән ул фатирга кире кайткан, әмма Странник өйдә булмаган.

Горских сүзләренчә, элегрәк Сергей Странник сәяси максатлар белән үзенә каршы җинаять эше ачылуы турында белеп алган һәм эзәрлекләнүдән куркып, Уфада яшеренгән булган.

  • "Социалистик платформ" - 2021 елның көзендә сулчы төркемнәр вәкилләреннән һәм һөнәри берләшмәләр бүлекчәләреннән оешкан хәрәкәт.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG