Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада июнь башыннан автобуста йөрү бәясе арта


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова юлда йөрү хакларын күтәрүне "мәҗбүр булдык" дип аңлата. 

Башкортстан хөкүмәте 3 июньнән башлап автобусларда йөрү бәясенең артачагын хәбәр итте, дип яза "Аспекты".

Уфада билет бәясе кәгазь акча яки банк картасы белән түләгәндә 41 сум торачак, "Алга" транспорт картасы белән 34 сум торачак. Хәзерге вакытта акча белән түләсәң юл йөрү бәясе 33 сум, ә "Алга" картасы белән 28 сум тора.

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова юл йөрү хакларын күтәрүне "мәҗбүр булдык" дип аңлата.

"Росстат белешмәләренә күрә, 2023 елда илдә инфляция 7,42 процентны тәшкил иткән. 2022 ел башыннан ягулыкка бәя 20 процентка, газ өчен 12 процентка арткан.Автобусларга алмаш өлешләр ике елда 80 процентка кыйбатланды, машина шиналарына — 50 процентка", дип чутлап күрсәткән түрә.

  • 1 гыйнвардан Татарстан башкаласы Казанда да җәмәгать транспортында йөрү хаклары артты. Хәзер кәгазь акча белән түләсәң — 42 сум, банк яки транспорт карталары белән хисаплашсаң 38 сум бирәсе. 100 тапкыр йөрергә мөмкинлек бирүче карта сатып алсаң, бер тапкыр баруың 28 сумга төшәчәк.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң бәяләр нык артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG