Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Республика көне хөрмәтенә бәйрәм салюты атмаячаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сәбәпләре әйтелми. 30 августта, Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә Татарстан башкаласы Казанда да салют аттыру булмаган иде.

Уфа хакимияте иртәгә, 11 октябрьдә бәйрәм ителәчәк Республика көнендә фейерверк атмаячак. Бу хакта мэрия матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Бу карарны оештыру комитеты кабул итте, дигәннәр мэриядә, әмма сәбәпләрен әйтмәгәннәр.

Быел августта Уфаның 450 еллыгын үткәрү мәсьәләсе кыл өстендә калган иде. Украина кораллы көчләре Курски өлкәсенә бәреп кергәч, Башкортстан шәһәрләре бер-бер артлы бәйрәм чараларын кыскарта яки аларны уздырудан баш тарта башлады.

25 августта Уфа хакимияте 450 еллыкны үткәрүнең үзгәртелгән програмын чыгарды. Аңа ярашлы бәйрәм салюты аттыруны һәм элегрәк Ленин үзәк мәйданында уздырырга ниятләнгән өч көнлек күңел ачуларны үткәреп тормаска булдылар.

  • 30 августта, Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә Татарстан башкаласы Казанда да салют аттыру булмаган иде.
  • Быел 9 майда да Татарстанда халык ел да күрергә гадәтләнгән салют булмады. Югыйсә аңа кадәр әйтик республика башкаласы Казанда шәһәр хакимиятләре "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирде һәм дүрт минутлык салют та ниятләнде.
  • Ә Уфада салютка бүленгән акчаларны хәрбиләргә ярдәмгә җибәрделәр.
  • 2022 елда Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядә бәйрәмнәрне үткәрүгә үзгәрешләр керде. Әйтик былтыр илнең 21 шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан парадлар уздырмадылар.
  • Кайберләрендә "махсус хәрби операция"дә катнашучылар өчен борчылып үткәрмибез диделәр. Янәсе, Украинадагы сугышта булып кайтканнар фейерверкларны "бөтенләй башка төрле" кабул итәргә мөмкин. Күпчелек шәһәрләрдә моны иминлек белән бәйләп аңлаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG