Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның Зинино авылында яшәүче ир буа янындагы дамба җимерелергә мөмкин дип Хәбировка мөрәҗәгать иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дамба 50нче елларда җирле халык көче белән арбалы атлар һәм кешеләр үтеп йөри алсын өчен төзелгән булган. "Хәзерге вакытта бу дамбадан 25-30 тонна ташый торган зур йөк машиналары үтә.  Шуңа күрә дамбада зур чокырлар барлыкка килде, аларга су тула". Корылма җимерелсен өчен бөтен шартлар бар ди ул.

Уфаның Октябрь районы Зинино авылында яшәүче Артур Ханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать язган. Ул авылдагы буа янында дамба җимерелергә мөмкин дип кисәтә.

Хатта әйтелгәнчә, дамбадан зур йөк машиналары йөреп тора, ә әгәр дә ул җимерелсә, тимер юлга да куркыныч яный. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.

Дамба 50нче елларда җирле халык көче белән арбалы атлар һәм кешеләр үтеп йөри алсын өчен төзелгән булган. Соңрак буадан астарак Транссебер магистраленең тимер юлы салынган.

"Хәзерге вакытта кисәтүче юл билгеләре куелган булса да, бу дамбадан 25-30 тонна ташый торган зур йөк машиналары үтә. Шуңа күрә дамбада зур чокырлар барлыкка килде, аларга су тула". Хәзер дамбадан аска таба үтәли су ага ди ул.

Хат авторы әйтүенчә, дамба җимерелсен өчен бөтен шартлар да бар һәм дистәләгән мең шакмак метр су агып чыгарга, тимер юл күтәртмәсенә бәрергә, магистраль өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Артур Ханов моңарчы мондый хатны Уфа мэрына да җибәрдем, тик аңа җавап булмады ди. Ул Хәбировтан "шәһәр хакимиятләрен хатта язылган фактларны тикшерү өчен комиссия төзергә мәҗбүр итүне" сорый, йөк машиналарын дамбага үткәрмәскә куша.

  • Күптән түгел су ташкыны аркасында Оренбур өлкәсендәге Орскида дамба җимерелде. Соңгы мәгълүматларга күрә, инфраструктурага килгән зыянның күләме 21 миллиард сум дип бәяләнә.
  • Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде. Татарлар арасында үлем-китем турында ишетелмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG